Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Беренчел бурычлар

Узган шимбәдә "Долгая Поляна" тыюлыгы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә координация Советы һәм туризм буенча Советның күчмә утырышы үткәрелде.

"Эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәл көн тәртибен әзерләү" турындагы беренче мәсьәләне тикшерү бик күп вакыт алды. Эшмәкәрләрне уртак эш түгел, ә түгәрәк өстәлгә чакырылган югары дәрәҗәдәге чиновниклар белән шәхси проблемаларны хәл итү борчый дигән тәэсирләр туды. Муниципаль пляжда ял оештыру планында башкарылган эшләр турында эшмәкәр Рөстәм Әхәтов сөйләде. Бу юнәлештә эшләгәндә килеп чыккан проблемаларга Алексей Павлов тукталды.
Берничә көн элек туризмны үстерүнең төп юнәлешләрен өйрәнгән иҗади төркем Германиядән кайтты. Без алардан нәрсә ала алабыз, безнең партнерлар нәрсәдән башлаган һәм алар безгә нинди ярдәм күрсәтә ала- бу хакта «Маркетинг-сервис Бюро» директоры, Кама Тамагы МР туризм советы әгъзасы Рәфыйк Шәйхетдинов сөйләде. Ул Германиягә бару турында отчет ясады, Германия һәм Австриядә туристлык эшчәнлеген үстерү юнәлешләренә тукталды. Ул шулай ук районда туризм буенча инфраструктура формалаштыру һәм бизнесны үстерү буенча беренче адымнар проекты программасын әзерләгән иде. Эшмәкәр программаны тикшереп, яңа өстәмәләр кертте. Бу документ детальләп тикшергәннән соң аерым пунктлар буенча хезмәттәшлек итүдә танышу һәм тәкъдимнәр әзерләүгә туризм өлкәсендә бизнесны үстерү буенча Людвигслуст шәһәре бургомистры урынбасары Г.Вегнер, шулай ук туризм буенча эксперт Р. Грейндалга җибәреләчәк.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм программалары белән катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Дмитрий Юманов таныштырды.
Утырыш тыюлыкка экскурсия белән тәмамланды, аны тыюлык директоры Василий Никитин үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев