Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Авыл хәбәрләре

Киләсе ел уңышы өчен Районда план буенча 9458 гектар мәйданда уҗымнар чәчелергә тиеш. Бу эшләр оптималь агротехник срокларда төгәлләнергә тиеш булса да, бу вакыт узып китте. Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4862 гектарда арыш һәм 2240 гектарда бодай чәчелгән. Барысы 7102 гектар тәшкил итә....

Киләсе ел уңышы өчен
Районда план буенча 9458 гектар мәйданда уҗымнар чәчелергә тиеш. Бу эшләр оптималь агротехник срокларда төгәлләнергә тиеш булса да, бу вакыт узып китте.
Кичәге көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4862 гектарда арыш һәм 2240 гектарда бодай чәчелгән. Барысы 7102 гектар тәшкил итә. Район хуҗалыкларында туфракны көзге эшкәртү дәвам итә. План буенча 33933 гектардан 14772 гектар мәйданда эш башкарылган.

Алда кыш
Районның барлык авыл хуҗалыгы берләшмәләре алда торган кышлату чорына җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы әзерләүне дәвам итә.
Район буенча 7136 тонна печән, 41720 тонна сенаж, 13090 тонна салам, 9128 тонна силос әзерләнгән. Бу күләм шартлы бер баш терлеккә 23,1 центнер азык берәмлеге әзерләргә мөмкинлек бирә. "Кама Тамагы" АХПда-24 ц., Олы Кариледә-27,9 ц., Ленин исемендәге хуҗалыкта- 14,4 ц., крестьян-фермер хуҗалыкларында- 18.4 ц. азык берәмлеге.

Күпме сөт савыла?
Район хуҗалыкларында сезонлы сөт кимү дәвам итә. Олы Кариледә бер сыерга уртача көнлек савым 10,7 килограмм, Ленин исемендәге хуҗалыкта- 10,5, "Кама Тамагы" АХПда-10,2 тәшкил итә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X