Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Икътисад

Акчамы, әллә дарумы?

1 октябрьдән һәр федераль льготник үзенә уңайлысын сайлап алырга тиеш: акчалата түләү бәрабәренә социаль пакеттан баш тартыргамы яки социаль пакетка хокукны калдырыргамы.

Алдан үзе өчен кулайны сайлап алган һәм аны алыштырырга теләмәгән кешеләргә Пенсия фондына килергә кирәкми.
Әгәр федераль льготник үз карарын үзгәртергә теләсә, аңа 1 октябрьгә кадәр яшәү урыны буенча Пенсия фондына килеп, гариза язарга кирәк.
- Безнең районда 2200 льготник яши, шулардан 775 кеше социаль пакетны сайлаган,-ди дәвалау буенча баш табиб урынбасары Павел Фирсов. - Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел белән чагыштырганда соцпакеттан баш тартучылар кимегән. 65,2% - республика буенча иң яхшы дүрт күрсәткечләрнең берсе, республика буенча 70%. Димәк, пациентлар аңлап эш итә.
- Социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе 795 сум 88 тиен тәшкил итә, - ди поликлиника мөдире Светлана Суворова. - Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авыруларына айга 1,5 мең сум, шикәр авыруы белән авыручыларга- 2-3 мең, хроник үпкә авырулары-4 мең сум, хроник бөер авыруларына-12 мең сум акча кирәк. Районда айга 40-50 мең сумлык дару препаратлары таләп ителгән берничә авыру да бар. Әлбәттә, биредә чагыштыру соцпакет файдасына. Ай саен инъекция яки таблеткалар таләп ителгән диабетиклар да районда 461 кеше.
Соцпакет өч өлешкә бүленә. Шуның 613 сумы даруларга, 94 сум 83 тиене шифаханә-курортларда дәвалануга, 88 сум 05 тиене транспортка. Әгәр льготник, ә аларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, транспортта йөрүне яки шифаханәдә дәвалануны планлаштырмасалар, алар социаль хезмәтләрнең бу җыелмасыннан баш тартырга мөмкин. Ә менә кайсы яхшырак- акчамы яки түләүсез дарулар белән тәэмин итүме, бу хакта яхшылап уйлау мөһим. Кешенең үз-үзен ничек хис итүе аерым борчу тудырмый, хроник авырулар кискенләшми икән, әлбәттә, ташламаны акчага алыштыруга кызыгалар. Хәлләре начарланып китү белән авыру озакка сузылганда, дәвалануга күп кенә акча кирәк булганда, бу компенсация генә җитмәячәк. Мондый авыру гаилә бюджетына кыенга туры килә. Әгәр үз карарыгызны үзгәртәсез икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия бүлегенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә . 1 октябрьдән соң социаль пакет алуга хокукны бер ел дәвамында торгызу мөмкин булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев