Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Ярминкә гөрләп үтте

1 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. "Ярминкәдән җыелган акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа ел бүләкләренә тотылачак. Ярминкәдә барлык класслар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады. Укучылар шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмгә килү, кеше хәленә керә белү төшенчәләрен яхшы аңлый диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева....

1 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. "Ярминкәдән җыелган акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа ел бүләкләренә тотылачак. Ярминкәдә барлык класслар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады.

Укучылар шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмгә килү, кеше хәленә керә белү төшенчәләрен яхшы аңлый диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева. Бу юлы өлкән сыйныф укучылары Рәзинә Садриева, Рузилә Фәйзуллина, Алсу Сөнгатова, Алинә Нәҗмиева милли киемнәр киеп сату итте, сатып алучыларга милли ризыкларыбызны, кул эшләнмәләрен, бәйләнгән әйберләр тәкъдим итте. 6 сыйныф укучылары Зилә Әхмәтҗанова, Зәринә Заһидуллина, Илинә Зәйнуллина һәм Рәзинә Фәхретдинова үз тәэсирләре белән уртаклашты: "Әни белән пәрәмәч пешердек, ә без тәмле печенье...» Ә мин ярминкә өчен йон оекбаш бәйләдем. Без ярминкәләрдә катнашырга һәм сатып алырга яратабыз". 10 сыйныф укучысы Алинә Нәҗмиева "Сәүдә ничек бара?»- дигән соравыбызга, кулы белән өстәленә күрсәтте: пәрәмәч, бавырсак, тәм-томнарны санаулы минутлар эчендә сатып алып бетергәннәр. Укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашындагы ярминкәләр үткәрү бу мәктәп өчен һәрчак бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев