Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Полиция Кыш Бабае
Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре район авылларында яшәүче балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар.
-
Бүген хәйрия акциясендә 37 бала мәктәп букчасын алды
Район җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнаша.
-
Йортлары янганнарга ярдәм
10 июль көнне янгында 4 фатир да зыян күрде һәм хәзерге вакытта яшәргә яраксыз. Аларның барысына да ремонт таләп ителә.
-
Кама Тамагында яшәүче һәр икенче кеше якташыбыз Татьяна Баймяшкинаның (Лаврухина) куркыныч диагнозы турында хәбәрдардыр
Лейкоз - куркыныч сүз. Мондый авыру белән көрәшү һәркемнең хәленнән килми. Бәла килгәндә кешенең ялгыз булмавы мөһим. Бу юлы да районыбыз халкы Татьянага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акциясендә актив катнашты. Күңелле хәбәребез дә бар - Татьянаны коткарып калу мөмкинлеге артты. Аның бертуганы Натальяның җелек күчереп утырту өчен донор булачагын исәпкә...
-
Кама Тамагында “Бердәм Россия” БСП ТТБ Яңа ел алдыннан хәйрия чарасы үткәрде
Кыш бабай һәм Кар кызы аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган ятим һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булды. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, иминлек, сәламәтлек теләп балаларга тәм-том тутырылган пакетлар таратты. Нәниләр көтелмәгән кунакларга таң калды, шигырьләр сөйләде һәм шуграклары Кыш бабай сакалын да тотып карады....
-
Кама Тамагында инвалидлар ункөнлеге хәйрия концерты белән башланды
Җыелган халык алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, музыка мәктәбе укучылары көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде. Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде....
-
Хәйрия ярминкәсе
Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр инвалид балаларга ярдәм итү йөзеннән республика хәйрия ярминкәсенә яңа ел темасына үз куллары белән эшләнмәләр ясады. Ярминкәгә эшләнмәләр әзерләүдә Кама Тамагы, Затон, Тәмте, рудник, Иске Казиле, Сөйки, Олы Кариле, Кама Тамагы татар, Олы Салтык мәктәпләре, шулай ук Кирельск һәм Красновиодво төп мәктәпләре катнашты.
-
Республика хәйрия ярминкәсе өчен
Затон урта мәктәбенең технология укытучысы Ирина Шишкина балалар белән бергә республика ярминкәсе өчен яңа ел эшләнмәләре әзерләде. Алар сатудан кергән акча аерым игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.
-
Ярминкә гөрләп үтте
1 декабрьдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. "Ярминкәдән җыелган акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа ел бүләкләренә тотылачак. Ярминкәдә барлык класслар да актив катнашты, берәү дә читтә калмады. Укучылар шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәмгә килү, кеше хәленә керә белү төшенчәләрен яхшы аңлый диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлгенә Вәлиева....
-
Хәйрия ярмикнәсе
Красновидово мәктәбе укучылары көзге каникул көннәрендә хәйрия ярминкәсе оештырды. Анда җыелган акча Руслан Сметанинны дәвалауга тотылачак.
-
Хәйрия акция
Татарстанда берничә ел рәттән "Туган як" хәйрия акциясе үткәрелә. Аның максаты - интернат-йортларда яшәүче гражданнарыбыз янында булу һәм ярдәм итү. Бүген республика интернат-йортларында районыбыздан 33 кеше яши. 2 октябрьдә өлкәннәр ункөнлегендә социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина районыбыздан 10 өлкән кеше яшәгән Буа интернатында булды.
-
Хәйрия концерты
Башкортстанның "Зеленые береты" ансамбле 14 ел инде тамашачыларны үз чыгышы белән сөендерә. Концертлардан җыелган акчага коллектив һәлак булган әфганлыларга мемориал такталар куя. Кичә Кама Тамагы урта мәктәбендә район үзәгенең ике һәм рудник урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары чираттагы тапкыр ансамбль чыгышын карады һәм Әфганстан сугышында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүгә үзләреннән...
-
Ярдәмегез өчен рәхмәт
Кадет мәктәбе коллективы укыту корпусына видеокүзәтү камерасы алып куюда ярдәм иткәннәре өчен эшмәкәрләр Олег хахалев һәм Татьяна Маслаковага рәхмәтләрен җиткерә. Мәктәптә видеокүзәтү системасы куркынычсызлыкны тәэмин итү мөмкинлегенең берсе булып тора. Әмма моннан тыш ул берничә функция башкара. Төп функция - мәктәптә куркынычсызлык. Видеокүзәтү бар нәрсәне контрольдә тотарга ярдәм итә.
-
Ялгызларга ярдәм итик
Татарстан почтасы УФПС "Син үзең генә түгел" дип исемләнгән хәйрия акциясен башлый. Татарстанда яшәүче һәкем кайгыртуга мохтаҗ өлкәннәргә почта аша открытка, хат яки посылка җибәрә ала. Акция 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнеә кадәр дәвам итә. Бу вакытта почта элемтәсе бүлекчәләрендә махсус әрҗәләр куелачак. Россия почтасы клиентлары өлкән кешеләр адресына...
-
Мавыктыргыч сәяхәт
Сентябрь - яңа уку елы башы якынлаша. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында төрлек катлам гаилә балалары өчен 21 августта Казанның гаилә- күңел ачу "Дейфи" үзәгенә сәяхәт оештырылды. Әлеге чарада күпбалалы, тулы булмаган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары, Украинадан күченеп кайтучылар балалары өчен оештырылды. Бу чараны ТР МТЗ...