Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Кама Тамагында инвалидлар ункөнлеге хәйрия концерты белән башланды

Җыелган халык алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, музыка мәктәбе укучылары көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде. Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде....

Җыелган халык алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина чыгыш ясап, аларга матур теләкләр һәм җылы сүзләр әйтте.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, музыка мәктәбе укучылары көче белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә багышланган концерт күрсәтелде. Чыгышларга ихласлык, җылылык хас иде, алар тамашачылар күңеленә үтеп керде. Гөлназ Гайнетдинова, Светлана Курчаева һәм Александр Шалаев дуэт чыгышлары барысының да күңелләренә хуш килде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, үзенең таланты белән Людмила Пьянова таң калдырды. Аларның барысын да тамашачылар алкышларга күмделәр.
Клуб фойесында акча җыю өчен әрҗә урнаштырылган иде. Анда теләге булган һәркем мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм йөзеннән үз өлешен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев