Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Кама Тамагында “Бердәм Россия” БСП ТТБ Яңа ел алдыннан хәйрия чарасы үткәрде

Кыш бабай һәм Кар кызы аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган ятим һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булды. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, иминлек, сәламәтлек теләп балаларга тәм-том тутырылган пакетлар таратты. Нәниләр көтелмәгән кунакларга таң калды, шигырьләр сөйләде һәм шуграклары Кыш бабай сакалын да тотып карады....

Кыш бабай һәм Кар кызы аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган ятим һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләрендә булды. Аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, иминлек, сәламәтлек теләп балаларга тәм-том тутырылган пакетлар таратты. Нәниләр көтелмәгән кунакларга таң калды, шигырьләр сөйләде һәм шуграклары Кыш бабай сакалын да тотып карады. Дәү әниләр Вера Дәүләтшина, Любовь Суетинова һәм башкалар оныкларына бүләк ителгән шатлыклы һәм бәхетле минутлар өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Барлыгы 40 пакет таратылды. Кама Тамагында, Куйбышев Затонда, Тенештә, Тәмтедә, Сөйкидә, Кирельскида, Иске Казиледә, Уразлинода, Иске Барышта, Красновидовода һәм башка торак пунктларда.
Яңа ел алдыннан һәркем могзиҗа көтә. Безнең игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗларга әлеге акция нәкъ шул әкияти мизгелләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев