Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Кама Тамагында яшәүче һәр икенче кеше якташыбыз Татьяна Баймяшкинаның (Лаврухина) куркыныч диагнозы турында хәбәрдардыр

Лейкоз - куркыныч сүз. Мондый авыру белән көрәшү һәркемнең хәленнән килми. Бәла килгәндә кешенең ялгыз булмавы мөһим. Бу юлы да районыбыз халкы Татьянага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акциясендә актив катнашты. Күңелле хәбәребез дә бар - Татьянаны коткарып калу мөмкинлеге артты. Аның бертуганы Натальяның җелек күчереп утырту өчен донор булачагын исәпкә...

Лейкоз - куркыныч сүз. Мондый авыру белән көрәшү һәркемнең хәленнән килми. Бәла килгәндә кешенең ялгыз булмавы мөһим. Бу юлы да районыбыз халкы Татьянага ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акциясендә актив катнашты.

Күңелле хәбәребез дә бар - Татьянаны коткарып калу мөмкинлеге артты. Аның бертуганы Натальяның җелек күчереп утырту өчен донор булачагын исәпкә алып, Германия клиникасыннан килгән дәвалау суммасы күрсәтелгән хисап Израиль клиникасы җибәргән чек белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. Бүгенге көнгә 12 млн.сум акча кирәк, 3 млн.сум инде җыелган. Операция берничә айдан планлаштырыла.
Таня Куйбышев Затонда туып үсә, биредә мәктәпне тәмамлый. Аннан Казанга китә, 2011 елда Максим Баймяшкинга кияүгә чыга. 2015 елда аларның көтеп алынган уллары Матвей туа. Барысы да гадәти - башкалардан әллә ни аерылып тормый. Әмма бу елның гыйнвар уртасында куелган кискен лейкоз диагнозы кызның тормышын икегә бүлә.
Хәзер Таня яшәү өчен көрәшә - химия курслары үтә, Республика клиник дәваханәсендә чираттагы операция кичерә. Таняның ире Максим Баймяшкин һәм изге күңелле кешеләр аның тормышын саклап калу өчен тырыша.
Куйбышев Затонда 20 февральдә Столяров исемендәге мәдәният йортында хәйрия концерты узды. 13 мартта Май чабу бәйрәме вакытында «Миллион мелочью за жизнь» дигән акция оештырылды.
Район кибетләрендә кыйбатлы операциягә акча җыю өчен тартмачыклар куела, белдерүләр урнаштырыла, листовкалар таратыла. Сыйныфташлары, туганнары, дуслары һәм хәтта таныш булмаган кешеләр дә үзләренең социаль челтәр битләрендә һәм төркемнәрдә Таня турында хәбәрләр урнаштырып, ярдәм сорыйлар. Ә Татьяна үз чиратында: «Мин булдырам! Мин яшәячәкмен!" дип өметен өзми һәм безнең ярдәмгә ышана. Газетабыз редакциясе Татьянаның һәм аның гаиләсенә бирешмәвен, тизрәк терелүен тели.
Татьянаны дәвалау өчен акча күчерергә теләүчеләргә реквизитлар монда https://vk.com/topic-113926893_33623076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев