Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мавыктыргыч сәяхәт

Сентябрь - яңа уку елы башы якынлаша. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында төрлек катлам гаилә балалары өчен 21 августта Казанның гаилә- күңел ачу "Дейфи" үзәгенә сәяхәт оештырылды. Әлеге чарада күпбалалы, тулы булмаган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары, Украинадан күченеп кайтучылар балалары өчен оештырылды. Бу чараны ТР МТЗ...

Сентябрь - яңа уку елы башы якынлаша.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында төрлек катлам гаилә балалары өчен 21 августта Казанның гаилә- күңел ачу "Дейфи" үзәгенә сәяхәт оештырылды. Әлеге чарада күпбалалы, тулы булмаган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары, Украинадан күченеп кайтучылар балалары өчен оештырылды. Бу чараны ТР МТЗ һәм СЗ гаилә һәм балага социаль ярдәм итү республика мәгълүмати-методик үзәге оештырды. Бер сәгать дәвамында балалар төрле аттракционнарда катнашты: автокарда йөрде, бер-берсе белән уен автоматларында ярышты, батутларда сикерде. Программа ахырында балаларга тантаналы шартларда канцтоварлар салынган пакет тапшырдылар. Уку елына мондый кирәкле һәм мөһим бүләкне "Ашан" кибете ясады. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп җылы тәэсир алды һәм юл буе шул хакта сөйләшеп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев