Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бүген хәйрия акциясендә 37 бала мәктәп букчасын алды

Район җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә катнаша.

Агымдагы ел да искәрмә түгел. Утызга якын учреждение, оешма һәм җирлек мәктәп кирәк-яраклары һәм букча сатып алу өчен акча җыйган. 37 мәктәп укучысы арасында – аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы балалар, урта сыйныфларда укучылар, шулай ук янгында зыян күргән гаиләләрнең балалары. 
-Традиция буенча берничә букчаны РУЭС әзерләде, быел Кама Тамагы гипс руднигы да аларга кушылды, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятова. – “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ үзе җир пайларын арендалый торган җирлекләрдә яшәүче беренче сыйныф укучыларына бүләкләр ясады. Акциягә «Южная Околица» ТИҮ дә актив кушылды. Беренче сыйныф укучылары өчен бу мөһим көнне онытылмаслык итәргә булышкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. 
Бәйрәм иртәнге 10.00 да паркта балалар өчен оештырылган күңел ачу чарасы белән башланып китте. Балалар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Аннары сәхнәдә акция узды. Район башлыгы Наил Вазыйхов һәм оешма җитәкчеләре балаларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар һәм аларга букчалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев