Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Тамчыдан күл җыела

1 июньдә районда берничә аз тәэмин ителгән гаилә көтелмәгән зур бүләк алды. Бу акцияне оештыручы- район җитәкчелеге, ә аны тормышка ашырырга хәйриячеләр ярдәм итте. Бүләкләр Гаилә һәм балаларны яклау көнендә тапшырылды. Делегация бүләк алып килгән беренче гаилә Варваринода яши. Ирина һәм Александр Яковлевларның бер ай элек сигезенче балалары туган. Өлкән...

1 июньдә районда берничә аз тәэмин ителгән гаилә көтелмәгән зур бүләк алды. Бу акцияне оештыручы- район җитәкчелеге, ә аны тормышка ашырырга хәйриячеләр ярдәм итте. Бүләкләр Гаилә һәм балаларны яклау көнендә тапшырылды.
Делегация бүләк алып килгән беренче гаилә Варваринода яши. Ирина һәм Александр Яковлевларның бер ай элек сигезенче балалары туган. Өлкән уллары үз гаиләсе белән яши. Ә алты кызлары үзләре белән. Өлкән кызлары Анжела Тәмте урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе тапшырып йөри, Валерия сигезгә күчкән, ә Евгения агымдагы елда беренче сыйныфка бара. Ирина-хуҗабикә, өйдә балалар тәрбияли, Александр АХПда терлекче булып эшли. Тугыз ел элек алар Казанда бүлмәләрен сатып, Варваринода зур йорт алалар. Ярдәмче хуҗалыклары бар, 20 сутыйда бәрәңге, яшелчә үстерәләр. Бүген күп балалы гаилә буларак 15 сутый тагын бер җир участогы рәсмиләштерәләр.
- Безнең авыл җирлегендә биш күп балалы гаилә яши, барысы да җир участогын рәсмиләштерергә документлар тапшырды, - ди җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин. -Аларның барысының да үзләреннән ерак түгел участоклар алу мөмкинлеге бар. Быел без суүткәргеч салуны төгәллибез. Тиздән ул Яковлевлар йортына да килеп җитәчәк, димәк алар бүләкне 100 процент куллана алачак.
Сүз уңаеннан, МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина бу көнне гаиләгә "Индезит" автомат кер юу машинасы бүләк итте, гаилә бу бүләкне бик шатланып алды. Бүләк хуҗабикәнең эшен җиңеләйтәчәк һәм бала тәрбияләүгә буш вакыт күбрәк калачак.
Олы Карамалда Әминә һәм Илнур Зәйнуллиннар (рәсемдә) гаиләсе яши. Аларның биш, тугыз һәм унбер яшьлек өч балалары бар. Әминә балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли һәм балалар булмаганлыктан эшсез калудан курка. Аларга бүләк ителгән мәктәп укучысы почмагы бик ярап куйды, чөнки ике бала мәктәптә укый, өченчесе дә тиздән укырга керәчәк.
Ибраһимова Басти узган ел Куйбышев Затон штпга апасы янына күчеп кайта. Биредә ул ана капиталына фатир сатып ала һәм анда дүрт баласы белән яши. Балаларның берсе инвалид. Бастиның ире кайтып ярдәм итә, әмма гражданлык алмаганлыктан безнең илдә озак тора алмый. Ул үзе чәчәк кибетендә сменалап эшли.
Гаиләгә йорт җиһазлары бик кирәк. Аларның йокларга караватлары, кечкенә диваннары бар, әмма әйберләр куярга шкаф кирәк. Өстәл белән урындыклар да комачауламас иде. Чөнки балаларга дәрес әзерлисе бар. Кухняда шкафлар да җитешми. Кемнең дә булса кирәкмәгән йорт җиһазлары булса сез бу гаиләгә ярдәм итә аласыз.
"Индезит" автомат кер юу машинасын гаилә бик шатланып кабул итте, чөнки гаиләнең көнкүреш техникасы алу әлегә көченнән килми. Иске суыткыч көчкә булса да эшләп тора, ә менә телевизор юк, ә компьютер турында әйтеп торасы да юк. 31 майда Басти улының туган көне иде, аны котларга Волгоград өлкәсеннән әбисе белән бабасы килгән. Алар да кызлары өчен шатланып, шушы кирәкле һәм кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт белдерделәр.
Каратал авылыннан Һадиевлар (рәсемдә) гаиләсендә балалар үсеп җиткән инде, әмма әтиләре аларны ялгыз тәрбияли. Ришат Ринат улы күптән түгел генә тол калган. Хуҗалыктагы эшләрне үзе алып бара. Өлкән кызлары төп ярдәмчесе. Олысы Ләйлә югары уку йортын тәмамлап Казанда эшкә калырга тели. Лилия 11 сыйныфка күчкән, ул да киләсе елга укырга китәчәк. Уллары Рәфит 7 сыйныфка бара. Һадиевлар хуҗалыкта сыер, бозау, үгез, тавыклар асрыйлар. Йорт артындагы зур участок та карау таләп итә. Алар анда яшелчәләр үстерә. Ришат җирле янгын депосында эшли. Ул тыйнак кеше һәм ярдәмнән баш тартты. Шуңа күрә бу гаиләгә беренче чиратта нәрсә кирәклеген туганнарыннан белешергә туры килде. Район үзәгендә яшәүче җиһазлар ясаучы оста җиһазчы - эшмәкәр Наил Сәфәргалиев аларга яңа диван ясап бирде. Һәм балалар бүләкне шатланып кабул итте.
Һәр авылда, поселокта безнең белән янәшә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр яши. Эшлиләр, тырышалар, әмма һәрвакытта да үз проблемаларын хәл итә алмыйлар. Әгәр дә кемнеңдер ярдәм итү мөмкинлеге бар икән, аларга булышыгыз. Янәшәбездә игелекле кешеләр бетмәсен.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев