Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Хәйрия концерты

Бу көннәрдә районнан 25 кешелек делегация Казан шәһәрендә "Казан-Арена" стадионында Татар моңнары Диния нәзарәте оештырган хәйрия концертында булып кайтты. Рамазан ае тәмамланды. Ләкин изге, саваплы эшләрне башка көннәрдә дә дәвам итү кирәк. Шуның бер мисалы- бу концерттан кергән акча республикабызга Украинадан кайткан качакларга ярдәм итү өчен тотылачак. Биредә үк сәдака...

Бу көннәрдә районнан 25 кешелек делегация Казан шәһәрендә "Казан-Арена" стадионында Татар моңнары Диния нәзарәте оештырган хәйрия концертында булып кайтты.

Рамазан ае тәмамланды. Ләкин изге, саваплы эшләрне башка көннәрдә дә дәвам итү кирәк. Шуның бер мисалы- бу концерттан кергән акча республикабызга Украинадан кайткан качакларга ярдәм итү өчен тотылачак. Биредә үк сәдака салу өчен урналар урнаштырылган иде. Шулай ук акча кертемнәре җыюда волонтерлар да ярдәм итте. Безнең районнар да үз өлешен республиканың барлык районнарыннан һәм башка төбәкләрдән килгән мөселман кардәшләр алдында ТР Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзоәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Азан әйткәннән соң җәмәгать белән икенде намазы укылды. Аннан Коръән хафизлар дога-аятьләр укыды. Концерт программасында Татарстан мөнәҗәтчеләре белән берлектә Төркиядән килгән танылган нәшид башкаручылар Месут Куртис, Седат Учан чыгышларын тыңладык. Шулай ук милләттәшләребез белән эчкерсез аралашу мөмкинлегебез дә булды. Бу чарада катнашу мөмкинлеге биргән район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиевкә, оештыручыбыз Мөнирә абыстай Хәлилуллинага рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X