Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Хәйриячелек - изге гамәл

Татьяна Валентиновна Мозаффарова - районда булган күпсанлы шәхси эшмәкәрләрнең берсе.

Поселокның Южная Околица дип йөртелә торган, матур бер почмагында урнашкан «Линда» кибете хуҗасы. Үз эшен ул 2003 елда бу кибетне арендага алудан башлый. Тынгысыз, тырыш ханым ике елдан аны үзенә сатып ала, мәйданын киңәйтә. Бу вакытта биредә эшләп килгән райпо кибете дә ябылып, околицалылар өчен чын табыш була. Кибет халык мәнфәгатьләрен искә алып, иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр эшли. Ике сатучы - Зөлфия Хөсәинова һәм Венера Мингазизова хезмәт күрсәтә. Сатып алучылар алар эшеннән канәгать, һәрвакыт ачык йөзлеләр, игътибарлылар. Околица халкы Татьяна Валентиновнага бик рәхмәтле.
Бизнесы зур булмаса да, Татьяна ханым районда күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, инвалидлар, ветераннар, пенсионерларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган төрле хәйрия акцияләрендә катнашучы иганәчеләрнең берсе. «Хәйриячелек - изге гамәл. Кулдан килгән кадәр изге ният белән үткәрелүче бу чараларга үз өлешемне кертә алуыма сөенәм. без бит кешеләр, мөнәсәбәтләребез дә бер-беребезгә карата кешелекле булырга тиеш», - ди ул.
Әнә шундый киң күңелле ханым ул. Шуңа күрә эшләре дә уңай бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев