Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Балаларга бүләк

Пәнҗешәмбе, 7 августта "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясенең икенче этабы үткәрелде. Бу юлы 2-11 сыйныф укучыларына - аз тәэмин ителгән 52 гаиләгә, Украинадан 3 качак гаиләсенә ярдәм күрсәтелде, "Ак барс -Созидание" тагын биш укучыга булышты. Тантанада МР башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин,...

Пәнҗешәмбе, 7 августта "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясенең икенче этабы үткәрелде.

Бу юлы 2-11 сыйныф укучыларына - аз тәэмин ителгән 52 гаиләгә, Украинадан 3 качак гаиләсенә ярдәм күрсәтелде, "Ак барс -Созидание" тагын биш укучыга булышты. Тантанада МР башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева, райпо рәисе Нина Колчина (үз хезмәткәрләренең ике баласына ярдәм иткән), Каратал мәчете имам-хатыйбы Җәүдәт Фәйзуллин (авылдашы гаиләсенә мәчеттә җыелган сәдака акчасына булышкан) катнашты.Чарада шулай ук Олы Салтык авылыннан тәрбиягә алган дүрт баланы караучы Сабирҗановлар гаиләсе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров вәкиле - мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру һәм яңадан әзерләү буенча Идел буе үзәге хезмәткәре Рәис Шәйхелиславмов та катнашты. Залда утыручылар аларны аяк үрә алкышлады. Ул финанс ярдәме күрсәтте. Балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр чыгышы тантанга ямь өстәде. Чара ахырында балаларга спорт ярышлары оештырылды, бассейнда коену мөмкинлеге булды. Әлеге шатлыклы көндә балалар һәм аларның ата-аналары алган уңай тәэсирләрнең иге-чиге булмады. Украинада кайткан гаилә үзләренең тәэсирдәре белән уртаклашты. Хәйретдинова Лиана һәм аның дәү әнисе Наҗия ханым: "Быел без 4 сыйныфка баручы баланы үзебез генә мәктәпкә җыеныдар алмыйбыз, чөнки бар мөлкәтебез туган Донецкта калды. Район халкы да ярдәм итәргә тырыша, әлеге акция безгә саллы ярдәм итте". Лиана исә туган шәһәрен, иптәш кызларын сагынуын әйтте һәм кайчан да булса бер туган шәһәренә китүенә өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев