Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр

Узган атнада райпо рәисе Нина Колчина һәм аның урынбасары Любовь Сабирова "Өмет яры" социаль приютында булды. Алар балаларга бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратты. Приютта тәрбияләнүче балалар тәм-томнар һәм уенчыклар салынган бүләк алды. Кооператорлар Кыш бабайны да онытмады. Аның капчыгы алда торган бәйрәмгә тәм-томнар һәм кечкенә призлар белән тулыланды. Кама Тамагы...

Узган атнада райпо рәисе Нина Колчина һәм аның урынбасары Любовь Сабирова "Өмет яры" социаль приютында булды.

Алар балаларга бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратты. Приютта тәрбияләнүче балалар тәм-томнар һәм уенчыклар салынган бүләк алды. Кооператорлар Кыш бабайны да онытмады. Аның капчыгы алда торган бәйрәмгә тәм-томнар һәм кечкенә призлар белән тулыланды.

Кама Тамагы урта мәктәбендә Яңа ел алды хәйрия ярминкәләре үткәрелде.

- Әлеге акциядә барлык сыйныфлар да катнашты,- ди тәрбия эше буенча директор урынбасары Юлия Малафеева.- Гомумән алганда, эшләнмәләр һәм кулинария ризыклары сатудан укучылар 6000 сум акча җыйды. Мәктәп үзидарәсе карары нигезендә җыелган акча «Өмет яры» балалар приютында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр сатып алуга һәм мәктәп чыршысын үткәрүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев