Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Урманнарны саклыйк!

Олы Кариле участок урманчылыгы урманнары 10 мең гектардан артык мәйдан били. Әлеге территориягә дүрт кеше хезмәт күрсәтә. Бу якшәмбедә урманчылык хезмәткәрләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. - Ел саен без 25 гектарга якын мәйданга ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртабыз,- ди Олы Кариле участок урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин....

Олы Кариле участок урманчылыгы урманнары 10 мең гектардан артык мәйдан били. Әлеге территориягә дүрт кеше хезмәт күрсәтә. Бу якшәмбедә урманчылык хезмәткәрләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. - Ел саен без 25 гектарга якын мәйданга ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртабыз,- ди Олы Кариле участок урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин. -Ә картрак урманнардан сайлап алып 2400 куб метрга кадәр кисәбез. Яшь диләнкәләрдә дә зәгыйфь үсентеләрне кисеп, ачыклык ясыйбыз, елына уртача 70 гектарга кадәр урман эшкәртәбез. -Урманчылыкның төп бурычы нинди? - Безнең төп бурыч - урман ресурсларын яңарту. 2010 елдагы корылык шушы көнгә кадәр үзен сиздерә. Әмма вакыт узу белән урман картая, агачлар зәгыйфьләнә, көчле җилләрдә сына. Аларны диләнкәләрдән кисеп алып, урыннарына яшь агачлар утыртырга кирәк. - Бездә урманнар янгыннан зыян күрдеме? - шушы көнгә кадәр янгын сагы хезмәткәрләре белән бергә урманны уттан саклап кала алдык. Үләнгә яки урман утырмасына элгән утны тиз арада сүндерергә тырышабыз. шуңа күрә без эшне янгынга кадәр җиткермибез. Моннан тыш, кисәтү чараларын вакытында үткәрәбез - ут күчмәс өчен урман кырыйларын сукалап чыгабыз. -Урманны санкция ләнмәгән кисүләр буламы? - Бездә усал ният белән закон бозулар юк, Әлбәттә, үз ирек белән кисүләр очрый, әмма андый гамәлләрне вакытында күреп, тәртип бозучыларны җәзага тартабыз, ә киселгән урынга яшь агачлар утыртабыз. - Районда иң карт урман кайда? - Балтач һәм Олы Кариле арасында 22 кварталда урман массивына йөз елдан артык. -Районда нинди урманнар үсә? -Файдалану һәм саклану урманнары. Файдалану урманы - кислород һәм агач материал бирүче. Без аларны даими сирәкләп торабыз. Саклагыч урманнар - туфракны су һәм җил эрозиясеннән саклау өчен елга ярлары һәм чокырлар тирәсендәге урман. Әлеге урманнар никадәр куе булса, шул кадәр яхшы. Аларда агачлар да, куаклар да киселми. -Питомник никадәр мәйдан били? - Бездә вакытлы питомник кына, ул 1 гектар территория алып тора. 8 гектар мәйданлы даими питомник Тәтештә. Әмма безнеке генә вакытлы дип санала. Ул күптән эшли һәм анда үстерелгән яшь агачлар урманны торгызуга, район поселоклары һәм авылларын яшелләндерүгә тотыла. Кариле урманчылыгы төрле экологик акцияләрдә актив катнаша. Аларга бу эштә Кама Тамагының ике, Затон, Тәмте мәктәпләре һәм училищеның Тәмте филиалы булыша. Укучылар ярдәмендә урманнарыбыз чистарды, ял итү беседкалары янында чүп-чар юк. Урманчылыкның дүрт хезмәткәре тырышлыгы белән районны матурлап, халык, кунаклар һәм туристлар игътибарын җәлеп итеп, урманнарның мәйданы елдан-ел арта бара. Рәсемдә: Олы Кариле урманчылыгы баш урманчысы Азат Хикмәтуллин һәм участок мастеры Рөстәм Хикмәтуллин. Светлана Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев