Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Экология рубрикасы буенча яңалыклар

    • 21 июль 2017 - 05:50
      21 ИЮЛЬДӘ БАКЧАДА НИНДИ ЭШЛӘР БАШКАРЫРГА ЯРЫЙ
      21 июль. Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндезен күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән алар көчле сыйфат йөртергә мөмкин. Аерым районнарда яшен булуы, боз явуы ихтимал. Төнлә көньяк-көнбатыштан талгын җил, көндезен урыны белән җил 15-20 м/с кадәр көчәергә, локаль рәвештә аның көче 23 м/с кадәр җитәргә...
      219
      0
      0
    • 17 июль 2017 - 06:35
      Җиләкле базар. Казанда урман сыйлары нинди бәядән сатыла?
      Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр. Укучыларыбызның "Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?" дигән соравына җавапны Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләдек. Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр...
      361
      0
      0
    • 10 июль 2017 - 10:28
      Кама Тамагы штпда 3 көн ут булмаячак + төгәл график
      Ремонт эшләре алып барылу сәбәпле Кама Тамагы штпның кайбер урамнарында ут булмаячак. 10,11,12 июль көнне иртәнге 8:00дан кичке 17:00га кадәр Карл Маркс урамы(РОВДдан алып "Магнит" кибетенә кадәр). Шулай ук Комаров урамы, Аблиев, Т.Миңнуллин, Б.Урманче, Лисин, Есенин урамнарында утны сүндереп торачаклар. 11 июль көнне Молодежная урамында ут булмаячак.
      333
      0
      0
    • 9 июль 2017 - 14:18
      Татарстанда яшен һәм боз яву ихтималы саклана
      10 июль төнендә һәм көндезен республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен һәм кыска вакыт аралыгында көньяк-көнбатыш җиленең көчәюе көтелә. (Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартларының бозылуы хакында кисәтү тарата. 10 июль төнендә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән яшен...
      231
      0
      0
    • 7 июль 2017 - 12:25
      һава торышы һәм Ай календаре: 8 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
      Intertat.ru электрон газетасы 8 июльгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итә. 8 июль. Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр; урыны белән яшен, локаль рәвештә боз яву ихтималы бар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында 18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12˚. Көндезен +14..+19˚.
      194
      0
      0
    • 7 июль 2017 - 12:20
      Бакчачы киңәше: яңгыр бәрәңгегә зыянлымы, төбенә кайчан өяргә, өстәмә ашлау кирәкме?
      Күбебез майда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр исә тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый, икенче икмәк язмышын Ходай кулына гына тапшыра. Әмма болай да «кунак»ка әйләнгән бәрәңгегә бу гына җитми. Аны үз вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга...
      244
      0
      0
    • 6 июль 2017 - 07:58
      Татарстан табигать шаяруыннан зыян күрә
      Инде ничә көн рәттән бертуктаусыз яңгыр яву сәбәпле кайбер районнарда ююларны су баскан. Кешеләрнең машиналары яртылай су астында. Әлеге һава торышының начар булу сәбәпле, күп кенә районнарда ут та беткән. Агачлар авып электр җепләрне өзгән. Аларны кире ялгау да кыенлаша. Чөнки яңгырның туктаячагына ышаныч юк. Шул сәбәпле, кирәксезгә урамга чыгып...
      237
      0
      0
    • 6 июль 2017 - 06:55
      Кама Тамагы табигате беркемне дә битараф калдыра алмый +ФОТО
      Бер тапкыр Кама Тамагында булган кеше,монда кабат-кабат кайтасы билгеле. Мондагы табигатькә сокланмыйча карарга мөмкин түгел. Бергәләп кайбер моментларга күз салыйк. "Вконтакте" социаль челтәрендә әлеге фотоларны урнаштыручыларга зур рәхмәт.
      227
      0
      0
    • 4 июль 2017 - 15:02
      КФУ синоптиклары: Татарстанда июль - август айлары салкынча була
      Бар өмет сентябрьдә: синоптиклар көзнең беренче ае җылы һәм дымлы булыр дип фаразлый. (Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстанда июль ае кызу һәм коры булмаячак. Һава торышы алмашынып торучан. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерде,...
      222
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 13:21
      Ай календаре: 4 июльдә бакчада нинди эшләр башкарырга ярый
      4 июльгә һава торышын һәм бакчачылар өчен Ай календарен тәкъдим итәбез. 4 июль. Аязучан болытлы һава. Яңгыр, көндез урыны белән. Аерым районнарда яшен. Көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында 18 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚. Көндезен +20..+25˚.
      347
      0
      0
    • 3 июль 2017 - 13:10
      Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?
      Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге таблицага июль аенда җыясы дару үләннәрен...
      484
      0
      0
    • 22 июнь 2017 - 12:00
      Каматамагылылар Идел елгасы һәм күлләр территориясен чистартачак
      24 июньдә район үзәгендә "Чиста яр" акциясендә 31 оешма катнашачак. Тулы мәгълүматны һәм катнашучылар исемлеген газетадан укый аласыз.
      532
      0
      0
    • 14 февраль 2016 - 07:58
      Кама Тамагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 1 мартка кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына отчет бирергә тиеш
      "Җитештерү һәм куллану калдыклары турында"гы Федераль законның 18 маддәсе нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органына калдыклар барлыкка килү, файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиеш. Төбәк дәүләт экология күзәтчелегенә караган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ел саен 1 мартка кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый...
      313
      0
      0
    • 1 февраль 2016 - 10:34
      ТРда табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында мәгълүмат биргән гражданнарга премия түләү суммасы арта
      Әгәр элек закон бозучыны фотосүрәткә һәм видеоязмага төшерүчегә 1 мең сум вәгъдә иткән булсалар, 2016 елдан бу сумма 1,5 мең сумга арткан. Закон бозу исемлеге дә киңәйгән, калдыкларны санкцияләнмәгән чүплекләргә түгү һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш хәзер гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле керүен...
      448
      0
      0
    • 19 гыйнвар 2016 - 10:04
      Чүплек күрсәң, хәбәр ит
      ТР Экология министрлыгы ел саен экологик хәлне яхшыртуга, табигатьтә үз-үзеңне культуралы тотарга өйрәтүгә багышланган акцияләр үткәрә. Уяу татарстанлылар өчен республиканың экология министрлыгыннан 1500 сум акча алу мөмкинлеге бар. Бүләкне законсыз чүп өемнәре, сулыклар янында машина юу очраклары яки су саклау зоналарында законсыз төзелеш объектлары булу турында хәбәр итүчеләр алачак.
      439
      0
      0
    Реклама