Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Балалар үстерәләр, урман утырталар, тормыш ямен тоеп яшиләр

«Беренче урман» акциясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

7 сентябрьдә Антоновка авылында яшәүчеләр Урман утырту көнен оештырды. 

Урман бәйрәменә 70 волонтер килгән иде. Акциядә җирлектә яшәүчеләр белән бергә 100 дән артык кеше катнашты. 

– Без Рудник мәктәбе укытучылары Алсу Шакировага, Венера Хөсәеновага, Татьяна Цыгановага катнашканнары һәм укучыларны оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде акцияне оештыручы Айгөл Шәйхәйдәрова. – Әлеге мәктәпнең 7 һәм 10 сыйныф укучылары акциядә катнаштылар һәм олылар белән беррәттән агач утырттылар. Мәктәптән барлыгы 30 лап кеше катнашты. Бу мәктәп экологик мәсьәләләрне сүздә генә яклап калмый, гамәлдә дә әйләнә-тирә чиста, матур һәм сәламәтлек өчен файдалы булсын өчен барысын да эшли, моның өчен мәктәп директоры Гөлүсә Хәсәновага зур рәхмәт. 

Антоновка экологларына, гадәттәгечә, үсентеләре белән «КЕДР» сәүдә йорты ҖЧҖ ярдәм итә – үсентеләр өчен «Император питомнигы»на һәм шәхсән директор Александр Балагуровка зур рәхмәт! Бу юлы утырту өчен без эрбет, зәңгәр чыршы һәм туя үсентеләре алдык. Алмагачларны безгә «Дачный мир» компаниясе бирде. Барысына да рәхмәтлебез, - диде Айгөл.

Агач утырту бәйрәме шуңа бәйрәм дип атала да – эштән соң барысы да тәмле бәлешләр белән бергәләп чәй эчәләр, концерт карыйлар, хәтта үзләре дә анда катнашалар. –Һәрвакыттагыча, «Добрая столовая» һәм «Уют» ҖЧҖ бик тәмле пироглары белән сыйлады. Ә «Хозстрой» ҖЧҖ директоры барыбызны да эш пирчәткәләре белән тәэмин итте.
Урман утыртуда Таиландтан, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән кайткан кунаклар, Кама Тамагы, Тенештә яшәүчеләр катнашты. Бу көнне без 770 төп агач утырттык. 
Һәм, әлбәттә, агач утыртуда бәйрәмне оештыручылар – Антоновкада яшәүчеләр дә актив катнашты, һәр гаилә бу чарага үз өлешен кертте. 

Кирилл һәм Наталья Лисицовскийлар акциядә катнашучыларны чәй эчертүне оештыруны тулысынча үз өсләренә алды. Биш бала әнисе Мария Болжеларская кешеләрне искиткеч матур милли киемнәрдән каршы алды һәм режиссер Алексей Светлов белән бергә концертны алып барды. Олеся һәм Дмитрий Бабкиннар мәктәп укучыларын каршы алып һәм озатып йөрде. Аннары Михаил Алексашин белән сәхнәдә чыгыш ясадылар – шигырьләр укыдылар. Кама Тамагыннан Динара һәм Тимур Рәхмәтуллиннар «Скрипка һәм барабаннар» дигән искиткеч номер әзерләгәннәр һәм аны бик оста итеп башкардылар. Кунакка кайткан Галина Арсентьевна барысы белән беррәттән агачлар утыртты, ә эш беткәч, матур җыр башкарды, аңа бәйрәмдә катнашучылар да кушылды. Әлмәт музыка көллияте студентлары Асыл һәм Ранис искиткеч профессиональ номер белән чыгыш ясадылар. Тамашачыларны Сергей һәм Каринаның трубада башкарган искиткеч джаз композициясе, Маратның  чыгышы һәм аның укулеледа уйнавы, әлбәттә инде, «Антоновка» театры артистларының яңа такмаклары һәркемне сөендерде.

– Кемдер чыгышлар оештырды, кемдер кечкенә балаларны карады, кемдер табын әзерләде. Сентябрьнең бу матур көнендә бик рәхәт һәм җылы булды. Килгәннәре, башкарган эшләре өчен барысына да зур рәхмәт. Тормышыгызда күңелле һәм матур вакыйгалар булсын, - диде Айгөл Шәйхәйдәрова.

Ә кечкенә урман үсә бара! 15-20 елдан эрбет күркәләрен җыю кызыклы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев