Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Тирә-як мохиткә тискәре йогынты өчен түләү

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территория идарәсе сезнең игътибарга шуны җиткерә: «Тирә-як мохитне саклау турында»гы Федераль законның 16 маддәсе нигезендә тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясау түләүле булып тора. Тирә- як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү формасы гамәлдәге Федераль закон, башка федераль законнарда билгеләнгән (30.12.2008 елның...

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территория идарәсе сезнең игътибарга шуны җиткерә: «Тирә-як мохитне саклау турында»гы Федераль законның 16 маддәсе нигезендә тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясау түләүле булып тора. Тирә- як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү формасы гамәлдәге Федераль закон, башка федераль законнарда билгеләнгән (30.12.2008 елның 309нчы ФЗ редакциясендә).
Тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясау төрләренә түбәндәгеләр керә: атмосферага пычратучы һәм башка матдәләр чыгару, җир өсте су объектларына, җир асты су объектларына һәм су җыю мәйданнарына пычратучы матдәләр, башка төр матдәләр һәм микроорганизмнары чыгару, җир асты байлыкларын, туфракны пычрату, җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру, тирә як мохитне тавыш, җылылык, электр магниты, ионлаштыручы һәм башка төр физик тәэсир итүче әйберләр белән пычрату, тирә-як мохиткә тискәре йогынтының башка төрләре.
Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең 2006 елның 8 июлендәге 557нче боерыгы нигезендә тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү сроклары билгеләнгән. Календарь кварталы отчет чоры дип санала. Отчет чоры йомгаклары буенче тирә-як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү вакыты - отчет чорыннан соң килгән айның 20 числосыннан да соңга калмыйча.
Югарыда телгә алынган таләпләрне үтәмәгән өчен Россия Федерациясе КоАП 8.41 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган.Билгеләнгән вакытка тирә- як мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләмәгән очракта урындагы затларга өч меңнән алты мең сумга кадәр, юридик затларга - илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф каралган (22.06.2007 елның 116нче федераль законы редакциясендә).
Югарыда язылганнардан чыгып, телгән алынган таләпләрне вакытында үтәвегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев