Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

“Татарстанның чиста урманнары”

Кеше изгелек кылу, әйләнә-тирә дөньяны тану, матурлыкны ярату һәм аңа хозурлану өчен туа.

Әмма алар табигатьнең торышы өчен дә җаваплы һәм әйләнә-тирәгә зур йогынты ясый. Әйләнә-тирәбез чиста һәм матур булсын өчен һәркем шуны аңларга тиеш: табигатькә карата тупас гамәлләребез белән планетабызның һәлакәтен якынайтабыз кебек. Ә без бит моны теләмибез. Үз җиребезне яратучы, акыллы кешеләр, шул турыда уйланыйк.
Урман - безнең яшел байлыгыбыз, чиста һава, чиста су, җиләк һәм гөмбә, дару үләннәре. Аңа кергәнче уйлыйк: сез анда дус яки дошман булып керәсезме? Иң яхшысы дус булып керү.
Урман - кешеләрнең ял итү өчен яраткан урыны, әмма алардан соң чүп-чар буш шешәләр, пакетлар күп кала һәм урман аланын чүп-чар белән тутыра.
Татарстан республикасы территориясенә урнашкан урманнарда санитар- экология хәлен яхшырту өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "татарстанның чиста урманнары" акциясе үткәрү тәкъдиме белән чыкты. "Долгая Поляна" дәүләт тыюлыгы белгечләре бу акцияне яклап чыкты һәм Затон урта мәктәбе укучылары белән бергә "Лобач тавы" дәүләт табигый тыюлыгы территориясен чистарттылар. Мәктәп директоры А.Сорокин җитәкчелегендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.Артемьева, укытучылар В.Шәрәфиев, И.Елантьева, 10, 11 сыйныфлардан 15 укучы кешеләрнең җәен табигатьтә ял иткәннән соң калдырган чүп-чарны җыюда катнашты. 15 куб.м чүп-чар җыелды, 20 гектар участокта чисталык һәм тәртип урнаштырылды. Акция үткәрү укучылар өчен кызыклы, табигать өчен файдалы булды. "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясен яклаган һәм транспорт биргән "деликат" ООО директоры Н.Сиразаевка рәхмәт белдерәбез. Чүп-чар капчыкларга тутырылган машина белән ТБОга озатылды.
Һәркайсыбыз бу акцияне хуплап, агачка дустына караган кебек караса, без табигатьне саклап калачакбыз. Урманнарга ярдәм итик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев