Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Статус югарырак, чикләүләр күбрәк

Агымдагы елның 6 июлендәге 482 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә региональ билгеләнештәге "Лабач тавы", "Лабыш тавы" табигать һәйкәлләре "Лабач тавы" һәм "Лабыш тавы" ландшавт профиле региональ билгеләнештәге дәүләт табигый тыюлыгы" статусы ала. Шул уңайдан тыюлык территориясендә аерым саклау һәм табигатьтән файдалану режимы кертелә. Тыюлык территориясендә тукталыш урыннары булдыру,...

Агымдагы елның 6 июлендәге 482 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә региональ билгеләнештәге "Лабач тавы", "Лабыш тавы" табигать һәйкәлләре "Лабач тавы" һәм "Лабыш тавы" ландшавт профиле региональ билгеләнештәге дәүләт табигый тыюлыгы" статусы ала. Шул уңайдан тыюлык территориясендә аерым саклау һәм табигатьтән файдалану режимы кертелә.
Тыюлык территориясендә тукталыш урыннары булдыру, махсус урыннардан тыш учак ягу, территорияне пычрату, андагы үсемлекләргә ут төртү, агач кисү, туфракның өске катламына зыян салу һәм машиналар юу тыела. Биредә шулай ук юллар салырга, бина төзергә, торбалар үткәрергә һәм геологик эзләнүләр үткәрергә ярамый. Тыюлыкка билгеле бер юлдан гына кереп булачак. Махсус рөхсәттән тыш зоологик, ботаник һәм минерал коллекция җыю тыела. Дару үләннәрен шәхси ихтыяҗларга гына җыю мөмкинлеге бирелә. Агулы химикатлар һәм химик реагентлар сакларга, контрольсез этләр һәм мәчеләрне йөртергә ярамый. Кертелгән чикләүләр турында тулырак Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев