Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Июльдә нинди дару үләннәре җыярга?

Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз. Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге таблицага июль аенда җыясы дару үләннәрен...

Халыкта "Питрау үтте - җәй бетте" дигән гыйбарә яши. Питраудан соң үләннәр үсми башлый, файдалы үзлекләрен дә югалта дип саныйлар. Шуңа күрә файдалы үләннәрне җыеп калырга ашыгыгыз.


Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый. Әлеге таблицага июль аенда җыясы дару үләннәрен урнаштырдык.

Дару үләне исеме

Файдасы

Кайсы өлешен җыярга

1

Күк җиләк (голубика)

Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларынкисәтә, эчәлкәрне чистарта, ашказаны асты бизенә зур ярдәм итә.

җимешләре

3

Кандала үләне (донник)

Антисептик, антибактериаль үзлеккә ия. Авыз куышлыгы, тән тиресе бозылганда, бетчәләргә каршы кулланыла. Сулыш юлларына да файдасы зур. Авыртуны баса. Яраларны төзәтә. Йөткерү, бронхит, салкын тию, грипп вакытында кулланалар.

үләне

5

Меңьяфрак (Тысячелистник)

Бөрештерүче, бәвел һәм тир кудыру үзлегенә ия. Матдәләр алмашын көйли. Кан йөрешен яхшырта, канны чистарта.

яфрагы

6

Сары мәтрүшкә

Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.

үләне

7

Җир җиләге

Матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, гастрит, язва, гипертония, атеросклероз авырулары вакытында файдалы.

җимеше, яфраклары

8

Алтынбаш (Золототысячник)

Ялкынсынуларга крашы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.

үләне

10

Ромашка

Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

чәчәкләре

11

Тырнак гөл (календула)

Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.

чәчәкләре

12

Балан

Баландагы С витамины алмага, тозлы кәбестәгә, цитруслыларга караганда да күбрәк. Баланда каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар. Тимер кан ясалышы һәм яңарышы җввап бирә. Шулай ук микробларга каршы тора, җәрәхәтләрне төзәтә, бәвел һәм үт кудыра, организмны ныгыту үзлегенә ия. Ангина, тонзиллит, бронхит, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, балан чәе файдалы.

җимеше, кайрысы

13

Кырлыган (кипрей узколистный)

Йокысызлык, баш авыртуы һәм хатын-кыз авырулары вакытында кулланыла.

үләне

14

Кыңгырау чәчәк

Авыз эче ялкынсынганда, баш авыртуы һәм бизгәк вакытында кулланалар.

үләне

15

Крапива двудомная

Кычытканның яфраклары витаминнарга бай. Шулай ук органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл, тозлар бар. К витамины һәм дуплау матдәләре кан китүне тукта. Кычытканны гипо- һәм авитаминозларны, атеросклерозны дәвалау һәм профилактика чарасы буларак файдаланалар,азканлылыкны дәвалыйлар, ул гемоглобинны күтәрә һәм эритроцитларны арттыра.Яфракларының кайнатмасы кандагы шикәрне киметә. Үлекләүгә каршы һәм яраларны төзәтү өчен кулланыла.

яфрагы

16

Юкә

Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.

чәчәге

17

Әрекмән

Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.

тамыры

18

Кура җиләге

Азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.

җимешләре, яфрагы

21

Әрем

Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

үләне, яфрагы

23

Сукыр кычыткан

Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.

үләнен

24

Нарат

Бөерне, үт куыгын чистарта, күзәнәкләрне яңарта, бавырдан токсиннарны чыгара

ылыс, бөре

25

Кара карлыган

Инфаркт яки инсульт кичергәннән соң файдасы зур. Йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти.

җимеше

28

Турак уты олокнянка обыкновенная)

Бөрештерүче үзлеккә ия. Сөтле төнәтмәсе гастрит, эч китү, холецистит авыруыннан файдалы. Ашкайнату системасын яхшырта, шлакларны чыгара, бавыр эшчәнлеген көйли, күз күремен яхшырта, кан туктату үзлгенә ия.

яфрагы

29

Меңьяфрак

Ашказаны-эчәк тракты һәм үт кудыру органнарына файдалы.

үләне

30

Өч төсле миләүшә

Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли

үләне

32

Керән

Ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Аппетитны уята, эч кибүне булдырмый. Артык авырлыктан коткара. Бәвел кудыра. Ирлек көчен арттыра.

тамыры

Җыю тәртибе


Гадәттә, дару үләннәрен бары тик яңгырсыз, коры көндә, иртәнге якта җыялар. Җыясы үлән яңгырга яки чыкка чыланган булса, аның кипкәнен көтегез. Юкса, ул тиз күгәрә һәм файдасы калмый. Ә менә составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә. Җиләкләрне иртән-иртүк яки кичен җыялар. Саклауга куясы дару үләнен кул белән йолкып алмагыз. Аны кайчы яки секатор белән кисәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X