Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Җиләкле базар. Казанда урман сыйлары нинди бәядән сатыла?

Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр. Укучыларыбызның "Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?" дигән соравына җавапны Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләдек. Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр...

Быел яңгырлар яву сәбәпле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бер айга соңрак өлгерде. Былтыр аларны базар киштәләрендә 10 июньнән табып булса, быел исә 10 июльдән дә иртә күренмәделәр.

Укучыларыбызның "Быел базарларда җиләк-җимеш булмый мәллә?" дигән соравына җавапны Мәскәү һәм Колхоз базарларыннан эзләдек.


Барлык сораштырылган сатучылар да уңыш булмауга зарлана. Cәбәп итеп берәүләр җимешләрнең кояш җитмәү аркасында кызара алмавын, ә икенчеләр аларның дым аркасында чери башлавын куя.


Казан базарларына сатучылар нигездә якын тирәдәге районнардан килә: Яшел Үзән, Биектау, Апас, Питрәч, Арча һ.б. Әмма араларында күрше төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Мәсәлән, Владимир Солдатов Мари Элдан килгән. Казанга ул каен җиләкләрен алып килгән.

"Бүген сатуга беренче көн чыгабыз. Былтыр быелгыга караганда сатуны 1 ай алдан башлаган идек. Бездә барлык кеше дә җиләк җыярга чыга, шуңа бездә конкуренция дә зур. Безгә Яшел Үзән аша килеп йөрисе авыр түгел, нибары 50 чакрым, әмма барыбер, яңгырлы ел булганга, зур табыш ала алмыйбыз. Бар җиләкләр дә чери", - диде Владимир.

Җиләк-җимеш, яшелчә исеме

Мәскәү базарындагы бәяләр

Колхоз базарындагы бәяләр

Җир җиләге (3 кг)

500-600 сум

500-600 сум

Каен җиләге (1 кг)

300-350 сум

280-370 сум

Бакча җиләге (Виктория) (1кг)

200-300 сум

180-230 сум

Кара җиләк (Черника) (1 кг)

300-350 сум

300-370 сум

Өй кыяры (1кг)

70-80 сум

75-85 сум

Өй помидоры (1 кг)

100-200 сум

100-150 сум

Яңа бәрәңге (1 кг)

25-40 сум

30-45 сум

Суган

10-20 сум

10-15 сум

Укроп

5-15 сум

5-10 сум

Петрушка

15-20 сум

15-20 сум

Каен гөмбәсе

150-200 сум

130-200 сум

Ак гөмбә

200-270 сум

220-250 сум

Крыжовник

-

50

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев