Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Ике айлык йомгаклары

Район торак пунктлары территориясендә чисталык һәм тәртип булдыруда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар- экологик ике айлык игълан ителгән иде.

Узган җомгада район хакимияте бинасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов рәислегендә ике айлык йомгаклары буенча киңәшмә үткәрелде. Анда Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Тенеш шәһәр җирлеге башлыкларының отчеты тыңланылды.
Беренче булып Тенеш штп башлыгы Илсөя Гайнетдинова отчет ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ике айлык барышында җирлек территориясендә өмәгә шимбә көне генә түгел, чәршәмбе көне дә чыкканнар (шимбә көне 6, чәршәмбе көне 8 тапкыр). Чәчәкләр утыртылган, юл кырыендагы баганалар акланган, 745 куб.метр чүп-чар җыеп чыгарылган. Биш яңа контейнер сатып алынган, әмма тагын дүрт бункер куярга кирәк. Контейнер мәйданчыкларын күчерү буенча зур эш башкарырга кирәк. Докладчы билгеләп үткәнчә, ике айлык артта калса да төзекләндерү-чистарту кебек эшләр даими башкарылырга тиеш.
Чүп-чар җыештыру белән шөгыльләнгәндә чүп үләннәре дә үсеп чыкты. Ике чаптыргыч сатып алганнар, юл кырыйларын, поселок эчендәге йорт яннарын, һәркем үзенә беркетелгән участокта чүп үләннәренә каршы көрәшә.
Балалар мәйданчыгын ремонтлау буенча эш башлаганнар.
Аннан сүзне Кама Тамагы штп башлыгы Нияз Камалиев алды. Ул билгеләп үткәнчә ике айлык оешкан төстә үткән, анда поселоктагы барлык оешма һәм учреждение коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси йортларда яшәүчеләр катнашкан. Бу вакыт эчендә 2 мең куб.метр чүп чыгарылган, 3 тонна известь кайтартылган, агрошәһәрчек, "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы һәм Җиңү паркына 120 агач утыртылган, чәчәк түтәлләренә 9 меңнән артык үсенте алып утыртканнар. Нияз Илгизович билгеләп үткәнчә, зиратны чистартуда берәү дә читтә калмаган, аның территориясеннән 80 куб.метр чүп чыгарылган. Чыгыш ясаучылар ТБОның чыбык-чабык һәм төзелеш чүп-чарын урнаштыру өчен түгеллеген, халыкның моның әлегәчә аңламавы бәхәсле мәсьәлә булып калуын ассызыкладылар, аны хәл итү юлын эзләделәр.
Куйбышев Затон штп башкарма комитеты җитәкчесе Елена Сороковнина үз отчетында ике айлык йомгаклары турында сөйләде. Биредә дә шулай ук чүп-чар чыгару, территорияләрне чистарту, чәчәкләр утырту буенча эш башкарылган. Болар белән бергә поселокта һәлак булганнарга куелган һәйкәл, Ленин һәйкәле рестоврацияләнгән, шулай ук урамдагы берничә бәдрәфләр бетерелгән. Контейнер мәйданчыгы проблемасы әлегә кала (5 куелырга тиеш булса, берсе куелган, икесе эшләнә).
Докладчыларның барысы да полициянең участок уполномоченныйлары җирле үзидарә башлыклары белән хәбәрләшеп эшләргә тиешлеген ассызыклады. Әмма әлегә участокта аларның ярдәме сизелми.
Район буенча ике айда 3867 куб.метр чүп-чар чыгарылган, 70 яңа контейнер кайтарылган, 12 балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, 2229 төп куак һәм агач утыртылган, 1683 багана акланган.
Бу вакытта район административ комиссиясе җаваплы секретаре Геннадий Вахромов отчеты буенча 32 административ беркетмә төзелгән, 67 мең сум штраф салынган.
Чыгышларга йомгак ясап Илдар Феликсович эшләнгәннәр белән генә тукталып калмыйча, алга таба да территорияләрне төзекләндерүне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады, чөнки авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясе чисталыгы-районның йөзе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев