Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Ике айлык старт ала

15 апрельдән республикада территорияләрне чистарту буенча ике айлык башлана. Быел санитар экологик ике айлык район һәм шәһәрләрдә бераз соңрак - 15 апрельдән башлана. Көнне күчерүгә (соңгы елларда гадәттә ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр иде) республикадагы катлаулы һава шартлары сәбәп булды. Әмма вакытны күчерү алда торган Универсиада-2013 белән дә...

15 апрельдән республикада территорияләрне чистарту буенча ике айлык башлана.
Быел санитар экологик ике айлык район һәм шәһәрләрдә бераз соңрак - 15 апрельдән башлана. Көнне күчерүгә (соңгы елларда гадәттә ике айлык 1 апрельдән 1 июньгә кадәр иде) республикадагы катлаулы һава шартлары сәбәп булды. Әмма вакытны күчерү алда торган Универсиада-2013 белән дә бәйле. Гадәттә бу чорда районыбыз предприятие, оешма һәм учреждение хезмәт коллективлары чистарту һәм төзекләндерүгә керешә: баганалар, агачлар акшарлана, үзләренә беркетелгән территорияләр җыештырыла, яшел үсентеләр утыртыла һ.б.чаралар үткәрелә. Шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм юк итү оештырыла. Бу эшкә иҗтимагый экология оешмалары һәм яшьләр экология хәрәкәтләре җәлеп ителә. Тәртип бозуларны ачыклауда дәүләт хезмәте сайтындагы «Халык контроле» сервисы кулланылачак.
Тыкрыклар, парклар, балалар мәйданчыклары, кешеләрнең күпләп ял итә торган урыннары, бакчачылык ширкәтләре, шәхси торак секторы һәм производство бүлекчәләре территорияләре аерым контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев