Идел таннары
  • Рус Тат
  • Чисталык өчен тәртип кирәк

    Россиядә узган ел тарихи- мәдәни мирас елына багышланса, аның экологик культура һәм тирә-якны саклау елына күчүе мантыйклы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә юнәлтү, халыкның экологик культуралыгын формалаштыру һәм аны арттыру бурычын куярга диде. Соңгы елларда экологик вәзгыятькә...

    Россиядә узган ел тарихи- мәдәни мирас елына багышланса, аның экологик культура һәм тирә-якны саклау елына күчүе мантыйклы. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә юнәлтү, халыкның экологик культуралыгын формалаштыру һәм аны арттыру бурычын куярга диде.
    Соңгы елларда экологик вәзгыятькә уңай карашның артуын исәпкә алсак, чөнки һәр кешене иң элек үз сәламәтлеге борчый, ә ул тирә-як мохиттән башлана түгелме? Бу ел башкаларыннан нәрсәсе белән аерылыр соң? Бу хакта без РФ Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Илдар Гыйлметдинов белән сөйләштек.
    - Илдар әфәнде, экологик культура һәм тирә-якны саклау елы кирәклеген нәрсәдә күрәсез?
    - Шәһәрләрдә яшәгән кешеләргә тирә-як мохите начар тәэсир итә, шул ук Казанны яшелләндерергә кирәк дип юкка гына сөйләнми. Безнең як яшеллеккә бай, сакларга гына кирәк. Читтән кайтучы балыкчылардан, су буена ял итәргә баручылардан. Мин аларны Идел буена бөтенләй китермәскә димим, матур йөрсеннәр, үзләреннән соң чиста калдырсыннар. Казан янында да шул ук хәл күзәтелә. Моның өчен мәктәпләрдә тематик дәресләр үткәрергә, мисалга, экологлар чакырып. Шәһәрдәге кебек түгел, мөмкинлекләр бар, волонтерлар укучыларны табигатькә алып чыгып, пычрак урыннарны үзләре күрсә, тәэсире ныграк. Табигатьне саклау өчен масштаблы чаралар кирәкми, бары тик элементар тәртип урнаштыру да җитә.
    - Җирле үзидарәләргә теләкләрегез нинди?
    - Җирле үзидарәләрдән таләпләр күп, тик аларның мөмкинлекләре генә юк, кызганычка каршы шул чүп контейнерларын түгү өчен дә акча кирәк бит. Әмма, авылларны алар карамаса, кем карый соң? Районнан килеп чүп утамаслар (кеше буе кадәр үскән кычыткан, тигәнәк турында сүз бара. - Л.Г.), шул ук вакытта үз мөмкинлекләреннән файдалансыннар, административ штрафлар бар, хакимият карашы.
    - Яшьләр, волонтерларның экологик хәрәкәтләре турында ни диярсез?
    - Волонтерлар хәрәкәтен районда күбрәк җәелдерергә кирәк. Аларны берләштерү өчен аерым закон чыгару кирәк, диләр. Ләкин, мин алай дип санамыйм. Эшләрендә ярдәм итәргә, кайбер очрашуларда район оешмалары үзләре башлап йөрергә тиешләр. Балалар белән бергә эшләгәндә һәрнәрсәнең тәэсире зур була. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны табигатькә алып чыгуда катнашса, үзләре дә мәрхәмәтлерәк булыр иде. Гомумән, табигатькә алып чыгу- волонтерларның төп эше булсын дип саныйм.
    - Безнең районда туризмның үсүенә экологик мохит тәэсир итәме сезнеңчә?
    - Без авыл, район вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырырга хыялланабыз. Районнарда булып, эшмәкәрләр, туризм белән кызыксынган кешеләр белән очрашып карадык, бик алга китеш юк. Бу эш комплекслы булырга тиеш, район вәкилләре, эшмәкәрләр белән берлектә. Тау астына, мәгарәләргә теләсә кем төшә, алай булырга тиеш түгел, зур мәгълүмати маршрут программасы кирәк.
    - Димәк, эшлиселәр байтак әле, уңышлар! Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: