Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

«Чиста су» – сыйфатлы су

Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" республика программасының төп максаты - халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчә торган су белән тәэмин итү. Безнең район территориясендә "Чиста су" программасы су белән тәэмин итүдә авыл торак пунктларын шәһәр дәрәҗәсенә җиткерү, заманча технологияләр кертеп, су белән тәэмин итү системасын...

Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" республика программасының төп максаты - халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчә торган су белән тәэмин итү.
Безнең район территориясендә "Чиста су" программасы су белән тәэмин итүдә авыл торак пунктларын шәһәр дәрәҗәсенә җиткерү, заманча технологияләр кертеп, су белән тәэмин итү системасын үстерү.
Муниципаль район масштабында программаны тормышка ашырганда, МР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Маслакова сүзләренә караганда, агымдагы елда Уразлино төче су ятмалары яңа суүткәргеч скважинасыннан Кама Тамагы штпның кыр урамында урнаштырылган 300 куб. м тупланма сыешлыкка суүткәргеч салынган. Киләчәктә дә тупланма сыешлыкларны суүткәргечкә тоташтыруда төзелеш-монтаж эшләре алып барылачак.
2014 елда, Ольга Васильевна сүзләренә караганда, «Чиста су» программасы буенча Куйбышев Затон штпда биологик чистарту корылмаларының икенче линиясен реконструкцияләүне төгәлләү күздә тотыла. Программа буенча шушы эш төрләренә 19,5 млн.сум акча бүлеп бирелгән. 2014 ел планында Кама Тамагында суүткәргеч төзелеше дә планда каралган. Бу максатларга республика бюджетыннан 12,8 млн. сум бүлеп бирелгән.
Программа кысаларында кайбер авыл җирлекләрендә искергән суүткәргеч челтәрен реконструкцияләүдә алып барыла, бу исә халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, эчә торган суны югалту күләмен киметә.
Уразлино төче су ятмаларына кире кайтып шуны билгеләп үтәргә кирәк, биредә тәүлегенә 1100 куб. м су алыначак. Белгечләрне бу суның сыйфаты һәм йомшаклыгы шатландыра. өч торак пункт: Кама Тамагы, Тенеш һәм Куйбышев Затон шәһәр тибындагы поселокларда яшәүчеләрне Уразлинодан килүче су этаплап тәэмин итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев