Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Чиста булсын өчен

Бүгенге көндә контейнер мәйданчыкларыннан башка ишек алларын күз алдына да китереп булмый. Әйләнә-тирәбезнең чисталыгы да аларның санитар чисталыгына бәйле. Әмма чүп-чарны вакытында чыгарып торсалар да, контейнерлар тиз тула. Контейнерларга нәрсәләр ташларга мөмкин соң? Бу сорау белән без Кама Тамагы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Госман Хөсәиновка мөрәҗәгать иттек. -Беренчедән, ай...

Бүгенге көндә контейнер мәйданчыкларыннан башка ишек алларын күз алдына да китереп булмый. Әйләнә-тирәбезнең чисталыгы да аларның санитар чисталыгына бәйле. Әмма чүп-чарны вакытында чыгарып торсалар да, контейнерлар тиз тула.
Контейнерларга нәрсәләр ташларга мөмкин соң? Бу сорау белән без Кама Тамагы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Госман Хөсәиновка мөрәҗәгать иттек.
-Беренчедән, ай башында үткәрелгән өмәләр уңай нәтиҗә бирә,- диде Госман Гомәр улы. Поселокны акрынлап тәртипкә китерәбез. Контейнер мәйданчыкларындагы чүп-чарны махсус техника вакытында чыгара бара. Үзләренә беркетелгән территорияләрне чистартуга барлык хезмәт коллективлары да диярлек чыкты.
Икенчедән, безне борчыган мәсьәлә -киселгән агач ботакларын контейнерларга тутыралар, яки янына өеп куялар. Контейнерлар тиз тула, каты көнкүреш калдыкларын салу өчен урын калмый. Тулган контейнерларның озак торуының сәбәбе - махсус техника җитешмәгәнлектән барлык нокталардан да чүп-чарны вакытында алып китеп булмый. Зур күләмдәге чүпне каты көнкүреш калдыклары полигонына мөстәкыйль илтергә, яки алып китү өчен махсус техника чакыртырга кирәк.
Административ комиссия урыннарда булып, контейнер мәйданчыкларын караганнан соң поселокта яшәүчеләрнең законнарны сакламаулары ачыклады. Бу санкцияләнмәгән чүплек буларак классификацияләнә, моның өчен административ штраф каралган. Безнең муниципаль берәмлек башкарма комитеты тагын бер кат халыкка мөрәҗәгать итә: законны бозып, контейнер мәйданчыкларында санкцияләнмәгән чүплекләр булдырмагыз. Без рейдлар ясап, моны даими күзәтеп торачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев