Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология

Без яшәгән йорт

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сишәмбе көнне Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирәне саклау елына багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты. -Яңа 2013 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эше,...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында сишәмбе көнне Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирәне саклау елына багышланган брифинг үткәрелде.
Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров катнашты.
-Яңа 2013 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы, экологик җәмәгать оешмалары һәм югары уку йортлары белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан әйләнә-тирәдә тискәре күренешләрне киметүгә юнәлдерелгән төп чаралар планы әзерләнде һәм расланды, аны халык һәм җәмгыять оешмалары белән берлектә алып барырга кирәк.
Беренчесе-"Чисталык дәресе" республика экологик-агарту акциясе, анда министрлык хезмәткәрләре дә, табигатьне саклаучы башка ведомство белгечләре дә катнашачак.
Моннан тыш беренче кварталда яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә "Яшьләр эколидеры" номинациясендә "2013 ел лидеры" дип аталган балалар һәм яшьләр экологик оешма җитәкчеләре һәм лидерлары республика конкурсы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларының Идел буе экологик конференциясе оештырыла.
Икенче кварталда "Татарстан Республикасында әйләнә-тирә компонентлары сыйфатын яхшырту өчен тиешле чаралар торышы һәм кабул итү" темасына Татарстанда яшәүче халык арасында социологик тикшерү һәм экологик куркынычсызлыктан саклану көне үткәрү планлаштырыла.
Шулай ук "Кеше һәм табигать", "Эколидер" республика конкурслары оештырылачак, экологик җәмәгать оешмалары белән Универсиада объектлары һәм Казан шәһәре торак секторын яшелләндерү өчен агачлар һәм куаклар утырту күздә тотыла.
Болардан тыш "Эко-велоузыш", "җир көне", "Атадан-балага", "Автомобильсез көн", "Парклар маршы" кебек күпсанлы табигатьне саклау акцияләре үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев