Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район торак пунктларында газлаштырып бетерү программасы буенча эш дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, программа торак пунктка газ кертелгән булса, торак хуҗасының гаризасы буенча газ җир участогына газны бушлай җиткерүне күздә тота. Участокка газ кертү һәм аны тоташтыру буенча чыгымнарны хуҗа күтәрә.

Татарстанлылар газ кертүгә һәм җиһазлар сатып алуга субсидия алу мөмкинлегенә ия. ТР Министрлар Кабинетының 2002 елның 18 февралендәге 137 номерлы «2022 елда йорт участогына газ кертү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында»гы карары нигезендә 2022 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә, I һәм II группа инвалидларга, инвалид балалары булган гаиләләргә, җан башына уртача керем 10 мең сумнан артмаган гаиләләргә факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия билгеләнде. Җан башына уртача керем 10 000 сумнан алып 19 000 сумга кадәр булган гаиләләр өчен 60 мең сумнан артмаган фактик чыгымнар күләмендә субсидия бирелә. Субсидия алу мәсьәләсе буенча социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Программада катнашу өчен безнең районда 164 гариза бирелгән иде. Иң күп гаризалар Тәмте авыл җирлегеннән килде: Лабыштан 14, Тәмтедән 15, Ясная Полянадан – 4, - дип хәбәр итте газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтов. - Хәзер безнең алда йортларга вакытында газ җибәрү бурычы тора.

20 июнь көнне район комплекслы газ хезмәте эшчеләре Ясная Поляна авылындагы торак йортларны һәм Куйбышев Затонындагы берничә йортны газга тоташтырдылар.

Елгачылар поселогындагы Совет урамында ике йортны газга тоташтырган вакытта бу урынга газетабыз хезмәткәрләре дә килде.

Бу "Камыши" микрорайонында Иделгә якын урнашкан иң зур урам. Элек биредә бакча участоклары булган.

Евгений Ежов узган ел газлаштыруга гариза биргән. Кышын район комплекслы-газ хезмәте якындагы тоташу ноктасыннан аның йортына газүткәргеч сузган. Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән газ җибәрелде.

"Без участокта яңа йорт төзедек. Ике ел дәвамында аны электр белән җылытырга туры килде. Ә бу шактый кыйммәткә төшә, - ди Евгений. - Кышын 40 кв м мәйданлы йортны җылыткан өчен аена 5-6 мең сум түли идек. Йортка кадәр газүткәргеч сузу да бик кыйммәт, әмма программа ярдәм итте".

Районда газлаштырып бетерү программасы буенча эш әлеге хезмәт күрсәтү тәртибе һәм эш графигы нигезендә дәвам итә. Тиздән программада катнашучылар табигый газдан файдалана алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев