Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы эшне яңадан башлап җибәрә

Төзелеш гипсы заводы директоры Ильдар Хәлиуллин якын арада предприятие эшен яңадан башларга ниятли.

- Төзелеш базарыннан чит ил төзелеш материалларын җитештерүчеләр китүгә бәйле рәвештә, көндәшлек кими һәм үз продукциябезне сатуга шанслар арта, - дип саный Ильдар Хәлиуллин.

Исегезгә төшерәбез, Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы 2016 елның февралендә ачылды.

Шул ук елда завод территориясендә сәнәгать мәйданчыгы да булдырылды. Беренче резидентлар пәйда булды. Әмма төзелеш материаллары базарында югары көндәшлек предприятиегә үсәргә мөмкинлек бирмәде. Ә пандемиядә завод бөтенләй ябылды. Һәм менә, чит ил товарларын алыштыру дулкынында, предприятиене торгызу турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев