Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булдыра алсаң, ярдәм ит!

1988 елда Нургалиевларның беренче балалары туа. Тик әти-әнинең шатлыгы озакка бармый – табиблар яңа туган сабыйга балалар церебраль параличы дигән диагноз куя.

Вакытлар узу белән Зөһрә һәм Рөстәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнәләр,  көнкүрештә шартлар булмаса да, улларын бергәләп карыйлар, тәрбиялиләр. Соңрак гаиләдә, әти-әнисен сөендереп, сау-сәламәт кыз бала туа.

Уллары үсә, күтәреп кенә йөртә торган малайдан хәрәкәтләнү өчен махсус җайланмалар кирәк булган егеткә әверелә.

– Балачагында Радик Зиннәтуллин безгә еш килә иде, Руслан белән уйныйлар иде, алар бергә үстеләр дияргә була, - ди Зөһрә. – Хәзер Радикның үз гаиләсе, өч баласы бар, бер-беребездән ерак яшибез. Шулай да ул барыбер килә, ярдәм итә, моның өчен аңа зур рәхмәт.

2009 елда Нургалиевлар гаиләсенә барлык уңайлыклары булган фатир бирелгән. Дөрес, бу куанычлы хәлнең кәефне кырырлык ягы да бар – фатир өченче катта була. Арбага утырган инвалидны өченче каттан алып төшү һәм яңадан алып менү бик авыр.

Безнең газета ул елларда бу факт турында язган иде, ул вакытта ТР Социаль үсеш министрлыгыннан килгән җавап хатында бушлай пандусларның бары беренче кат өчен генә исәпләнүе, икенче һәм өченче катларга пандусларны арбалы инвалид яшәүче гаиләләрнең (бу йортта алар икәү һәм фатирлары төрле подъездларда) үзләренә үз хисапларына урнаштырырга туры киләчәге турында хәбәр ителгән иде.

Нургалиевлар ул чакта агачтан пандус ясыйлар, ниһаять, арбада утырган улларын ишегалдына алып чыгалар. Икенче гаилә исә, ир-ат ярдәме булмагач, хәтта моны да эшли алмаган.

Дөрес, шулай да соңрак пандуслар барлыкка килгән, алар алай ук кыйммәт тә түгел булып чыккан, бу пандусларны идарәче компания урнаштырган.

2014 елда Нургалиевлар гаиләсенә кайгы килә – гаилә башлыгы Рөстәм вафат була һәм Зөһрә үз проблемалары белән япа-ялгызы кала. Кызы Рушания шәһәргә укырга китә, аннары кияүгә чыга, яшь гаилә ирнең әти-әнисе белән бергә тора.

Зөһрәнең кайгырудан организмы таушалган, ул көчле авыру кичерә, хәзер дәвалану уза. Аның көн саен физик ярдәмгә мохтаҗ улын карарга көче юк.

– Без иртән һәм кичен килеп, Русланга урыннан торырга, юынырга, киенергә, бәдрәфкә барырга булыша алырлык ярдәмче эзлибез, кич белән шул ук процедураларны кире тәртиптә кабатларга, атнага бер тапкыр аны ваннада юындырырга кирәк, - ди сеңлесе Рушания.

Тик социаль челтәрләрдәге белдерүләр нәтиҗә бирмәгән.

Социаль яклау бүлегендә әлеге проблема хакында беләләр.

– Без ярдәмче эзлибез, беренче группа инвалидны карый торган социаль хезмәткәрне эшкә алу мөмкинлеге дә бар, - ди өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Ярославская. – Әлеге хезмәткәрнең рәсми эш урыны булачак, әгәр кем дә булса мондый эшкә әзер икән, без көтәбез.

Нургалиевлар гаиләсе хәзер бик авыр хәлдә. Рушания әнисен һәм абыйсын үзе янына Казанга алып китә алмый, шуңа күрә ике йорт арасында өзгәләнә. Аларга ярдәм бик кирәк. Ярдәм итәргә әзер кешеләр булса, җавап бирсеннәр иде. Тәкъдимнәр белән 2-17-51 телефоны буенча өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев