Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альпинистлар сулга, туристлар уңга

Юрий мәгарәләре территориясендә Татарстанда табигатьне саклау буенча махсус режимлы беренче курорт төзү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда “Татарстан диңгезе” туристлык-рекреация кластеры проекты экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде.

«Юрий мәгарәсе» аеруча саклана торган табигать территориясен төзекләндерү эшләре 2021 елның көзендә старт алды. Беренче чиратны ел ахырына тәмамладылар.  Ул «ТРда иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча яңартыла. Узган ел бу максатлар өчен республика бюджетыннан 47,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Эш, барыннан да бигрәк, кластерның аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экотуризмны үстерү өчен база инфраструктурасы булдыруга юнәлтелгән.
- Монда (Юрий мәгарәсендә һәм Лобач тавында – ред.) туристлар күп җыела. Бу әле дә дәвам итә, бигрәк тә ял көннәрендә күп алар. Күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында да бу бик популяр урын. Шуңа күрә бу территорияне саклап калырга һәм йөкләнешләрне бүләргә ярдәм итәчәк карарлар кабул итү мөһим, - диде «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясе» департаменты җитәкчесе Оксана Соргина.
«Татарстан диңгезе» ТРКның төп максаты – табигатьтә ял итүне уңайлы һәм куркынычсыз итү. Шуңа күрә, беренче чиратта, мәгарәләр һәм штольняларга алып бара торган юлга баскыч монтажладылар. Элек бу урында баулы җәяүлеләр сукмагы булган. Тик аның буенча төшү гомер өчен уңайсыз һәм куркыныч иде. Яңа баскычны киртәләр һәм күзәтү мәйданчыклары белән җиһазладылар, аларда туристларга үсемлекләрнең сирәк төрләре, территориянең уникальлеге һәм гамәлдәге чикләүләр турында мәгълүмат бирү өчен таныштыру навигациясе урнаштырылды.  
Территориядә ял зоналары – берничә учак ягу урыны, өстәл һәм эскәмияләр, чүп-чар мәйданчыклары бар. Шулай ук текә ярны да коймалап алдылар. Аннан ерак түгел асылмалы түбәсе булган мәйданчык һәм биноскоп – стационар күзәтү бинокле урнаштырылган. Аның ярдәмендә Иделнең капма-каршы яры күренешләре белән танышырга яки елгадагы судноларны карарга була. 
Юлның буеннан буена туристны навигация озатып бара. Кайбер элмә такталар аңа урнаның якын булуы турында хәбәр итә. Икенчеләре ерак түгел упкын булуы һәм сак булырга кирәклеге турында кисәтә.
Быел «Юрий мәгарәсе» махсус зонасы территориясендә «ТР җәмәгать киңлекләрен үстерү» республика программасы буенча эшләрнең икенче чираты старт ала. Финанслау 40 млн сумга якын булачак. Юрий мәгарәсенә керү юлында урнашкан аланда, хәзерге вакытта беседка куелган урында, күп функцияле туристлык үзәге төзү планлаштырыла. Биредә кунакларны кабул итү зонасы, уңайлы ял итү зоналары, экологик агарту чаралары һәм программалар өчен урыннар булдырылачак.
Ул Юрий мәгарәсенә керү ноктасы булачак, бу урында туристлар агымнарын бүлү планлаштырыла. Кунакларга ике маршрут: альпинистлар өчен һәм җәяүле маршрут тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук безнең районда нинди урыннарда булырга мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.
Быел Лобач тавы территориясенә дә навигация көйләргә планлаштыралар. Биредә шулай ук туристлар өчен кемпинг һәм күзәтү мәйданчыклары, визит-үзәк булган уңайлы зона булдырырга телиләр.
Июнь азагында каматамагылылар социаль челтәрләрдә «Юрий мәгарәләре» территориясендә чүп өчен контейнер мәйданчыкларының тулып ташуыннан зарланды. Чүп-чар тиз арада чыгарылды. Хәзер ике контейнер мәйданчыгы чиста.
- Территорияне җыештыру буенча бурычларны район үти. Рекреация зонасы яшьләр үзәгенә беркетелгән, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин.- Хәзерге вакытта район җитәкчелеге территориядә эшләргә әзер эшмәкәрләрне эзли. 
Кама Тамагы районында 2023 елда җәмәгать пространстволарын билгеләү буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләрнең күпчелеге (70,7 %) «Татарстан диңгезе» туристлык- рекреация кластерының өченче чираты өчен тавыш биргән. Бу Татарстанда табигатьне саклау буенча махсус режимлы беренче курорт булдыру дәвам итәчәк дигән сүз. Кама Тамагында ял тагын да уңайлырак һәм куркынычсыз булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев