Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Үз өлешеңне керт

Республика территориясендәге урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту- агымдагы елның 14 апрелендә старт алган "Татарстанның чиста урманнары" традицион язгы акциясе әнә шундый изге максатны күздә тота. Урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлар һәм ботаклардан чистартуда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждение һәм ведомство, предприятие вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашачак. Безнең районда "Тәтеш урманчылыгы"...

Республика территориясендәге урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту- агымдагы елның 14 апрелендә старт алган "Татарстанның чиста урманнары" традицион язгы акциясе әнә шундый изге максатны күздә тота.
Урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлар һәм ботаклардан чистартуда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждение һәм ведомство, предприятие вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашачак. Безнең районда "Тәтеш урманчылыгы" ГКУ "Кариле участок урманчылыгы" карамагында 10326 га урманнар исәпләнә.
Урманнар һәм урман полосаларын чүп-чар, корган агачлар, көнкүреш калдыкларыннан чистарту күздә тотыла. Ел саен бу эшне халыкны һәм укучыларны җәлеп итеп җирле үзидарә советлары үз территорияләрендә оештыра.
Халыкның күпләп ял итү урыннарында, мәсәлән, әрмән пляжы территориясен чистартуга Куйбышев Затон кадет- интернат мәктәбе укучылары, Идел елгасы яр буена- Тәмте мәктәбе һәм училищесы укучылары чыга,- ди Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин.
"Безгә аерым сакланучы территорияләр һәм табигать һәйкәлләренә дәүләт экология күзәтүе йөкләнгән. Карамал, Урман күлләре, Антоновка чокыры территорияләрен, шулай ук Идел елгасы яр буе зонасын тәртипкә китерергә кирәк. Моның өчен авыл һәм шәһәр җирлекләре вәкилләре, актив яшьләрнең инициативасы, тырышлыгы таләп ителә. Кама Тамагы штп башкарма комитетына да теләк бар, яшьләр үз иткән "Кәләшләр аланы" дип аталган урында территорияне төзекләндереп, ял итү өчен өстәл, эскәмия, шулай ук чүп савытлары куярга кирәк.
Тагын бер кат искәртеп китик, 2013 елның 7 июленнән Лобач һәм Лабыш тауларына авто-мото транспорт чараларына керү тыела. Шулай ук анда учак ягарга да ярамый. Лобач тавына кергәндә халыкка мөрәҗәгать иткән 3 аншлаг куелган, тагын икене куярга планлаштырабыз. Кагыйдә бозган физик затларга Россия Федерациясе КоАП 8.39 маддәсе буенча өч мең сумнан дүрт мең сумга кадәр штраф каралган.
Хәзерге вакытта тыюлык территориясен төзекләндерәбез. Май бәйрәмнәреннән соң кунаклар көтәбез,"- дип мәгълүмат бирде "Дәвамлы алан" дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Василий Никитин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев