Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Юлчыларның кызу эш вакыты

Быелгы яз кыраулары, көннәрнең җылы торуы явым-төшемнәре белән үзенчәлекле. Әмма болар гомуми файдаланудагы трассаларда юл полотнасы сыйфатына яхшы тәэсир итә дип әйтеп булмый. Һава шартлары яхшыруга "Татавтодор" Апас филиалы юл участогы юлдагы чокырларны ремотлауга кереште. Башта эшләр салкын асфальт файдаланып башкарылды. Аннан соң алмашка кайнары килде. -Асфальт- бетон заводы 20...

Быелгы яз кыраулары, көннәрнең җылы торуы явым-төшемнәре белән үзенчәлекле. Әмма болар гомуми файдаланудагы трассаларда юл полотнасы сыйфатына яхшы тәэсир итә дип әйтеп булмый.

Һава шартлары яхшыруга "Татавтодор" Апас филиалы юл участогы юлдагы чокырларны ремотлауга кереште. Башта эшләр салкын асфальт файдаланып башкарылды. Аннан соң алмашка кайнары килде.

-Асфальт- бетон заводы 20 мартта ук җибәрелде. Бу көнне 10 тонна асфальт алып, аны тест режимында эшләтеп карадык,- ди асфальт- бетон заводы операторы Камил Гомәров,- аннан соң кар, яңгыр китте һәм продукцияне кабат 31 мартта чыгара башладык. Көненә 90-120 тонна эшләп чыгарабыз.

Асфальт өчен безнекеләр генә түгел, башка участоклардан да киләләр, мәсәлән, Апас, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан, хәтта Чүпрәле районыннан һәм шәһәр яны филиалы (Усадыдан) да. Асфальтны "Ман" һәм "Вольво" базасында бункер-термосларда ташыйлар. Аның температурасы төягәндә 155-165 градус булса, җәйгәндә 120 градустан да ким түгел.

Кама Тамагы бригадасы Тәтеш- Кама Тамагы юнәлешендәге юлда ремонт эшләре алып бара, анда юл шактый җимерелгән.

Узган ел участок яңа урынга күчте. Административ-көнкүреш комплексы төзелде, җылы һәм салкын тукталыш, ком- тоз катнашмасы саклау һәм әзерләү өчен ангар, машиналар юдыру урыны булдырылган, үзләренең артезиан скважинасын бораулаганнар, душ бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе бар, район үзәгендә һәм Тәмтедәге кафеларда кайнар туклану оештырылган. Кешеләр юлда эшләгәндә азыкны термосларда китерү мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, барлык хезмәткәрләр махсус кием һәм индивидуаль саклану чаралары белән дә тәэмин ителгән. Барысы да хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж узган. Кадрлар да даими эшли. Бирегә очраклы кешеләр килми. Шуңа күрә участокның эш күрсәткечләре дә тотрыклы.

80гә якын кеше эш һәм көнкүреш шартларыннан канәгать. Бу хакта Кама Тамагы юл участогы ветераннары инерт материаллар төягечендә эшләүче Хатыйп Биккенин белән юлда эшләүче Геннадий Васягин да раслады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев