Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Әйтелгән-үтәлгән

    Иске Барыш җирлегендә үткәрелгән гражданнар җыенында ел саен Кыртапа авылындагы күпернең начар хәлдә булуыннан зарланалар иде. Ул авылны икегә бүлеп тора, аны «Урта инеш» күпере дип йөртәләр. Язга ташу вакытында агач күпердән үтеп йөреп булмаган. Быел, ниһаять, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин сүзләренә караганда, әлеге күпер вак таш...

    Иске Барыш җирлегендә үткәрелгән гражданнар җыенында ел саен Кыртапа авылындагы күпернең начар хәлдә булуыннан зарланалар иде.

    Ул авылны икегә бүлеп тора, аны «Урта инеш» күпере дип йөртәләр. Язга ташу вакытында агач күпердән үтеп йөреп булмаган. Быел, ниһаять, Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин сүзләренә караганда, әлеге күпер вак таш җәелеп, өстенә ком салып эшләнә. Ике зур торба да китерелгән, аларны урнаштырасы гына калган. Димәк, кыртапалылар тиздән күптән өметләнгән нык күпердән йөрер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: