Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Яшәгән җиребез гөлбакча булсын

Бүген районыбызның кайсы гына почмагына барып чыкма - күпкатлы һәм шәхси йорт алларында, оешма, учреждение каршында күзләрне иркәләп чәчәк атып утыручы клумбаларны күреп сокланырга мөмкин. Чәчәкләрнең төрлелеге дә хәйран калдыра: аллы-гөлле петуния, дельфиниум, дәлия, кашкарый һәм башкалар. Ел саен аларның тагын да матуррак төрләре чыгып тора. Чәчәк түтәлләрен һәрдаим тәртиптә...

Бүген районыбызның кайсы гына почмагына барып чыкма - күпкатлы һәм шәхси йорт алларында, оешма, учреждение каршында күзләрне иркәләп чәчәк атып утыручы клумбаларны күреп сокланырга мөмкин.

Чәчәкләрнең төрлелеге дә хәйран калдыра: аллы-гөлле петуния, дельфиниум, дәлия, кашкарый һәм башкалар. Ел саен аларның тагын да матуррак төрләре чыгып тора. Чәчәк түтәлләрен һәрдаим тәртиптә тотучы оешмалардан район китапханәсе, Пенсия фонды, татар урта мәктәбе, район суды, ЦСОН, автовокзал, үзәкләштерелгән бухгалтерияне билгеләп үтәргә кирәк. Бүген чәчәк түтәлләрен чүп басып киткән оешмалардан район приставлар хезмәте, теркәү палатасы, кадастр, җир палатасы, коммуналь челтәрләр, агрофирма, шулай ук тиешле дәрәҗәдә эшләмәүче янгын сүндерү частен атарга мөмкин. Бу оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең исенә төшереп үтәбез: чәчәчкләр даими карап, тәрбияләп торганны ярата. Теләк булганда аларны тәртипкә китерү өчен вакыт табарга була. Биредә утыртканмы- утырткан, калганында эшем юк, булып чыга. Әгәр без барыбыз да чәчәкләрне тиешенчә карап торсак, яшәгән поселогыбыз гөлбакчага әверелер, килгән кунаклар да кунакчыл поселогыбызга тиешле бәя биреп, бездәге гүзәллекне озак искә алып сөйләрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X