Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Яр чистарды һәм төзекләндерелде

Идел елгасы ярындагы причалда берничә көн рәттән балыкчылар һәм шул тирәдә яшәүчеләр төзекләндерү эшләре алып барды. Нәтиҗәсе күзгә күренә - яр буе чистарды, туфрак таулары юкка чыкты, причалның сул ягында яңгыр сулары җыелып торган зур иңкүлекләргә туфрак салынды. Бетон плитәләр су агып төшүне киртәли һәм мәйданчык өчен нигез булып тора....

Идел елгасы ярындагы причалда берничә көн рәттән балыкчылар һәм шул тирәдә яшәүчеләр төзекләндерү эшләре алып барды.

Нәтиҗәсе күзгә күренә - яр буе чистарды, туфрак таулары юкка чыкты, причалның сул ягында яңгыр сулары җыелып торган зур иңкүлекләргә туфрак салынды. Бетон плитәләр су агып төшүне киртәли һәм мәйданчык өчен нигез булып тора. Нәтиҗәдә, машиналар йөри торган мәйдан киңәйгән. Прчал хезмәткәрләре чүп үләннәрен чапкан һәм хәзер причал тирәсендәге территория чистарган. Биредә эшләнәсе эшләр шактый әле, әмма изге эшкә яхшы старт бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев