Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Уразлиноның үзәк урамындагы барлык хуҗалыкларны да язгы ташу вакытында су басты

Авыл халкы быел суның аеруча күп булуын билгеләп үтте.

Язны һәркем ярата, кояшлы җылы көннәрне, кар эрүен, гөрләвекләр челтерәвен барыбыз да көтеп ала. Әмма карның кинәт эрүенә районда яшәүчеләрнең барысы да шат түгел.

Мәсәлән, Уразлинода ишегалларын, сарайларны, мунчаларны, верандаларны су баскан. Кайбер йортларга хәтта резин итек киеп тә якын килеп булмый. Авыл аша уза торган төбәк трасса буенда урнашкан Алга урамы аеруча зур зыян күргән. Ылгыма елгасы,  ярларыннан ташып, якындагы йортларга кадәр килеп җиткән. Зиратка бара торган юл да су астында калган. Без, әлеге күренешнең күләме турында белергә теләп, авыл халкы белән аралаштык.

Күпләрнең сөйләшергә теләкләре булмады – алар стихиягә каршы көрәш белән мәшгуль иде. Авыл халкы һәр язда базларын су басу турында әйтте, чөнки грунт сулары якын, кешеләр инде моңа күнеккән. Баздагы әйберләрен алдан ук чыгарып куялар. Йортын су баскан Гөлнур Төхвәтуллина үз хуҗалыгында бу хәлнең икенче тапкыр булуы турында сөйләде. Гадәттә су хуҗалык корылмаларын басмый, ә быел тавыкларны да коткарырга туры килгән, чөнки сарай идәненә су тулган. Мунчаны, хәтта веранданы да су баскан, ләкин өйгә кермәгән. Кешеләр берничә көннән хәлнең җайлануына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев