Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Урамнарыбыз төзек булсын

Дүшәмбе Куйбышев Затонда юллар һәм тротуарлар кабул ителде. Аның заказчысы муниципаль район башкарма комитеты иде. - Яхшы асфальтан күбесе җилдертергә тырыша, - ди Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина. - Шуңа күрә поселок халкы җыелган үзсалым акчасына беренче чиратта тротуарлар салуны үтенә. -Затонлылар әлеге максатка күпме акча җыйды? -Икенче...

Дүшәмбе Куйбышев Затонда юллар һәм тротуарлар кабул ителде. Аның заказчысы муниципаль район башкарма комитеты иде. - Яхшы асфальтан күбесе җилдертергә тырыша, - ди Куйбышев Затон шәһәр җирлеге башлыгы Елена Сороковнина. - Шуңа күрә поселок халкы җыелган үзсалым акчасына беренче чиратта тротуарлар салуны үтенә. -Затонлылар әлеге максатка күпме акча җыйды? -Икенче кварталда 86,6 мең сум акча җыелды. Әлеге акча субсидияләнде инде, хәзер счетта 433 мең сум акча бар. Без аны Куйбышев урамында тротуар салуга тотарга уйлыйбыз. Өченче кварталда тагын 156,9 мең сум җыелды. Тиздән ул да артачак. -Үзсалым буенча планда каралган күләмнән күпме акча җыелды? -40 проценттан артыгы булды инде. Әмма безнең поселок үзенчәлекле. Без йөзмә состав кайтканны көтәбез. Дүртенче кварталда үзсалым җыю дәвам итәр дип уйлыйбыз. Поселок халкының балалар белән яңа тротуардан мәктәптән, балалар бакчасыннан, кибетләрдән өйләренә кайтуларын күргәч, биредә тротуарның кирәк булуы аңлашыла. Ул башка урамнарда да кирәк. -Тынычлык урамында тротуар гына түгел, хәтта вак таш җәелгән юл да юк, - дип зарлана әлеге урамда яшәүче ханым. - без үзсалым гына җыеп калмыйча, хәтта үзебездән өстәмә 1000әр сум акча да өстәдек, юлны гына ясасыннар, әмма әлегә берни дә күренми. Безнең дә чиста урамда яшисебез килә. -Соңгы вакытта төзекләндерү планында күп нәрсә эшләнде,- ди Куйбышев Затон МБ башкарма комитеты җитәкчесе Гөлназ Григорьева. -2015-2016 елларга планда каралган яңа торак төзелеше өчен зур мәйдан чистарттык. Поселокта яңа ФАП, тагын бер спорт мәйданчыгы, 6 балалар уен мәйданы пәйда булды, җиденчесен куясы калды. безгә бу эштә РБФ ЯАҖ, кадет мәктәбе, Затон мәктәбе, клуб, китапханә һәм башка оешмалар булыша. Җәй дәвамында зиратны төзекләндерү эше тукталып тормады. Поселокта 100 урам лампочкасы алыштырылды. Кызганычка каршы, барысына да өлгерешә алмыйбыз, әмма шәхси сектордагы кечкенә урамнарны да онытмаска тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X