Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Планнар гамәлгә ашырылырга тиеш

«Чанаңны җәйдән, арбаны кышын әзерлә» -дип юкка гына әйтмиләр. Ул 2012-2013- елгы җылыту сезонына әзерләнү планында бүген дә көнүзәк булып кала.

Бүген районда социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны көзге-кышкы шартларда сыйфатлы һәм өзеклекләрсез эш белән тәэмин итү планында нинди чаралар күрелүе хакында хәбәрчебез муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Газинур габидуллиннан кызыксынды.
- Агымдагы елның 24 апрелендә район башкарма комитеты җылыту сезонына әзерләнү штабы булдыру турында карар чыгарды. Аның нигезендә районның ике коммуналь предприятиесе, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, идарә компанияләре, торак милекчеләре ширкатләре торак фонд һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын кышка әзерләүгә кереште. Биналар, корылмалар, җиһазлар, җылыту, суүткәргеч-канализация системаларын ремонтлау, электр белән тәэмин итүнең төп һәм резерв чыганакларын тикшерү, шулай ук автотранспорт әзерлеге һәм кирәкле ягулык запасы булдыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кирәк.
-Газинур Әүхәтович, идарә компанияләре, торак милекчеләре ширкате, коммуналь предприятиесе, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау тармагы котельняларына кагылучы конкрет йөкләмәләргә һәм саннарга тукталыйк әле.
- Идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкатләре торак йортларга агымдагы ремонтны планлаштыра - болар 37 кв. метр түбәне, 83 метр җылыту системасын, 102 метр суүткәргеч, 96 метр канализация системасын ремонтлау. Халыкның бүгенге көнгә торак йортларны капиталь ремонтлау буенча бурычы булуга бәйле рәвештә агымдагы ремонт өчен материал сатып алу авырлык белән бара.
1995 елда төзелгән күп фатирлы йортларга капиталь ремонт торак фондны әзерләүдә мөһим юнәлеш булып тора. Ул быел федераль закон нигезендә гамәлгә ашырылачак. Аңа 4 йорт эләгә.
Бүгенге көнгә эш башкару графигы нигезендә аларда ремонт эшләре алып барыла. Аларның өчесендә эшләрнең берәр төрен башкарасы калган: Кама Тамагы һәм Тенеш бистәләрендә йорт фасадын, Куйбышев затонда җылыту системасын ремонтлыйсы бар.
Җылыту сезонына килгәндә, коммуналь предприятиеләр үз эшләрен 25 апрельгә төгәлләде. хезмәт күрсәтүче персонал хәзер чираттагы ялларында, котельняларны чираттагы сезонга әзерләүнең төп эше 1 июньнән башлана. Бу көнгә кадәр җылыту системасын юдырту һәм опрессовка үткәрү күздә тотыла, аннары Кама Тамагы һәм куйбышев затондагы котельняларда ремонт эшләре, монолитрлар һәм сигнализаторларны тикшерү башлана. Аерым алганда, Кама Тамагы штпда 40 данә 50-100 мм диаметрлы задвижкаларны ремонтлау, Комаров урамындагы котельняда электр җибәргечләрен һәм казанны алыштыру, Киров урамындагы котельняда аны ремонтлау күздә тотыла.
гагарин урамындагы котельняга яңа насос һәм барлык котельняларда суны исәпкә алу приборлары куясы бар.
Куйбышев затон бистәсендәге котельняда ВК-21 казанына агымдагы ремонт ясалачак, Ульяновск шоссее урамында 700 метр озынлыктагы ике торбалы җылылык трассасы алыштырылачак һәм 2 данә төтен торбасы үткәреләчәк. Район коммуналь хуҗалыкларының суүткәргеч-канализация хуҗалыгын кышкы шартларда эшләүгә әзерләнәчәк.
Кама Тамагы штп суүткәргеч колонкаларына һәм коеларга ревизия, шулай ук Агрошәһәрчек һәм Заов. Каратайда суэтем башняларын әйләндереп алу күздә тотыла. Ленин һәм Комаров урамнарындагы КНС насос җиһазлары ремонтланачак һәм яңа суүткәргеч челтәре тоташтырылачак.
Тенеш штпда йортларны һәм социаль-мәдәни- көнкүреш объектлары узган елда «Чиста су» программасы буенча монтажланган реконструкцияләнүче суүткәргеч челтәренә тоташтырылачак. Агымдагы елда Куйбышев Затон штпда суүткәргеч системасын һәм «Чиста су» программасы буенча чистарту корылмасын республика бюджеты акчасына реконструкцияләү планында зур эш башкарасы бар- 7,3 км суүткәргеч системасы, 4 км.суэтем канализациясе һәм КНС.
Бүгенге көнгә район халкының торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычы нәтиҗәсендә ТКХ предприятиесенең җитештерүчеләргә ягулык һәм электроэнергиясенә бәйле проблемалары гына түгел, объектларны кышкы шартларда эшләүгә вакытында һәм тулы күләмдә әзерләүдә дә проблемалар барлыкка килә.
Мәгариф объектлары буенча 18 газ котельнясын җылыту сезонына әзерләргә кирәк, шуларның 15енең куәте 100 квтдан артык, өчесенең 100 квтдан азрак, шулай ук 6 электр котельнясы, каты ягулыкта эшләүче ике котельня бар.
Газ һәм электр хуҗалыгы өчен җаваплы кешеләр өйрәнүләр үтәргә тиеш. Ремонт планында шулай ук Осинники башлангыч мәктәбендә казан автоматикасын ремонтлау һәм термометрны алыштыру, Балчыклы башлангыч мәктәбендә сигнализаторны алыштыру, Олы Бортас башлангыч мәктәбендә КЧМ-5 казанын алыштырасы, Тәмте урта мәктәбендә ХОПЕР-100 казан алыштырасы бар. Сөйки урта мәктәбендә КСУВ-200 казанында автоматиканы алыштырасы, шулай ук түбәсен ремонтлыйсы һәм тышкы трассаны җылытасы бар.
Моннан тыш, Иске Казиле, Кама Тамагы татар, Сөйки һәм Кирельск мәктәпләрендә агымдагы ремонт ясыйсы һәм кышкы шартларда эшләүгә әзерлисе бар.
Красновидово төп мәктәбендә гаять зур эш башкарасы бар. Хәзер үк инде анда түбәсе ремонтлана, тәрәзәләр, ишекләрне алыштырасы, инженерлык коммуникацияләрен һәм санузелларны ремонтлыйсы бар.
Мәдәният объектлары буенча 8 электр һәм 23 газ котельнясын әзерләргә кирәк. Монолитларга, сигнализаторларга, газ счетчикларына дәүләт тикшерүе, газ һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче персоналны укыту, төтен каналларын тикшерү актлары алу планлаштырылган.
Осинники һәм Тенеш мәдәният йортларының түбәләрен ремонтларга кирәк. Иң зур объект- Кама Тамагы мәдәният йортына капиталь ремонт. Биредә түбәсен, фасадын, стеналарын, идәннәрен һәм түшәмнәрен ремонтлыйсы, янгын сүндерү сигнализациясен һәм төзекләндерәсе бар.
Сәламәтлек саклау тармагында ЦРБның авыруларны кабул итү бүлегенә ремонт дәвам итәчәк, шулай ук 6,5 млн. сумга эчке эшләр һәм 22 млн. сумга поликлиниканы төзекләндерү эше алып барылачак.
ФАПларга капиталь ремонт планында Шәпкә, Келәнче һәм Көрәле авылларындагы пунктлар төзекләндереләчәк, Иске Казиледә ФАП төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X