Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Күпернең биеклеге зур әһәмияткә ия

Иске Барыш авылына керү юлында Коры Үләмә елгасы аша салынган күпер реконструкцияләнә.

Елганың атамасына карамастан, язгы ташкын вакытында бу участок җирле халыкка зур уңайсызлыклар китерә һәм борчу тудыра. Без әлеге проблема турында тулырак белү, эшнең нинди стадиядә булуын һәм быел нәрсә эшләнгәнен ачыклау өчен авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә кердек.

Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин күпернең бик түбән булуы һәм язгы ташу чорында боз һәм карны тоткарлавы турында әйтте. Елга ярларыннан чыга һәм авылны су баса. Илшат Рәхимҗан улы билгеләп үткәнчә, яңа күпер бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта төзелеш материаллары, баганалар, плитәләр, торбалар китерелгән. Реконструкциягә әзерлек буенча зур эш башкарылган: газ торбалары һәм коммуникацияләр күчерелгән, авыл халкы төзелеш чорында тоткарлыксыз хәрәкәт итә алсын өчен вакытлыча юл салынган.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, эш «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла, төзелеш эшләре заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ.

Тиешле мәгълүмат урындагы стендларда да урнаштырылган. Подрядчы – «Күперләр һәм сүбүлгеч системалар» ҖЧҖ. Эш агымдагы елның язында ук башланган, 2024 елның 31 июленә эшне тәмамлау планлаштырылган.

Территориягә төзелеш материаллары кертелгән, авыр төзелеш техникасы өчен бетон мәйданчык әзерләнгән.

Яңа күпер элеккегесеннән биегрәк һәм киңрәк булачак, ул яктыртылачак, җәяүлеләр юлы аерым төзеләчәк, ә үзәк юл яңа план буенча кискен борылышсыз һәм турырак булыр дип көтелә. Халык заманча, яңа һәм уңайлы күпернең файдалануга тапшырылганын түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев