Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Красновидово авылы халкы җимерек бинаны сүткән

Депутат Владимир Оленин тәкъдиме буенча, авыл халкы җимерек иске пекарня бинасын сүткән.

- Авылдашларымның тәкъдимемне кабул итүләренә шатмын, аларга төзекләндерү буенча хезмәтләре өчен зур рәхмәт,- диде Владимир Павлович. - Мин Красновидов музее белән бер урамда урнашкан җимерек хәлдәге иске пекарняны сүтәргә тәкъдим иттем. Күптән түгел монда Горькийга багышланган инсталяция урнаштырылды һәм җимерек бина бөтен күренешне боза иде. 11 һәм 12 июньдә иске пекарняны сүтү һәм музейдан алып Иделгә кадәрге юлны ремонтлау буенча эш оештырылды.

Анда катнашкан һәм техника белән ярдәм иткән һәркемгә, куәтле экскаватор биргән Финарис Шәмсиевка, Иван Жилкинга һәм юлны киңәйтү һәм чокырны ныгыту өчен 40 машина бут чыгарган Госман Хөснетдиновка рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер территория матур һәм чиста.

- Балачак хатирәләре белән бәйле бинаның булмавы бераз моңсу, анда без тәмле хуш исле икмәк алырга йөри идек, икмәк пешерү цехында иң яхшы “әтәч”ләр ясыйлар иде, - дип фикере белән уртаклашты Роза Сайкина. - Ләкин, мәктәп директоры буларак, мин балалар “штаб” оештырып уйнарга яраткан куркыныч бинаның юкка чыгарылуына куанам. 

Моннан тыш, авылда музей янында Алма спасы бәйрәме мәйданчыгын киңәйтү өчен яхшы мөмкинлек барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев