Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Кое капкачлары игътибар үзәгендә тора

Куйбышев Затонында бер малай ташландык коега егылып төшкән. Бәхеткә, вакыйга бәрелүләр белән генә чикләнгән.

3 июльдә «Татарстан хәбәрләре» Телеграм-каналында Антоновкада яшәүчеләр җибәргән видео барлыкка килде. “Бу капкачлар бик җиңел, аларны хәтта бала да күтәрә ала, - диелә роликта. - Алар үтеп баручы машиналарның тәгәрмәчләре астында инде берничә тапкыр ватылды һәм өченче тапкырында да анда шундый ук пластик капкач урнаштырылды». Ата-аналар Нурлат фаҗигасе кабатланудан курка.

Без Куйбышев Затоны поселогы буенча ябылмаган люкларны карап чыктык. Поселокта барлык люклар да диярлек ябык иде. Без паркның 5 нче йортында бер генә люк таптык, ул файдаланылмый, аның биек бортлары бар һәм аңа очраклы рәвештә егылып төшү мөмкин түгел. Почта янында тагын бер люк бар, ул металл капкач белән капланган. Капкачны урыннан күчереп була. Ләкин очраклы рәвештә төшеп китү мөмкин түгел. Шулай ук бүкән белән капланган люк бар. Бу бүкәнне хәтта олыларга да чыгаруы авыр.

Антоновкада ике ел элек суүткәргеч төзелгән. Һәр урамның ахырында һәм башында коелар бар, алар люклар белән ябылган. Капкачлар ышанычлы һәм нык итеп урнаштырылган, люклар юлда түгел.

Йорт хуҗалары суүткәргечкә тоташтыру коеларын үзләре монтажлаганнар һәм аларны люклар белән каплаганнар. Димәк, видеодагы коеның конкрет хуҗасы бар, ул үз коесын ышанычлы итеп ябарга тиеш.

Теләсә кайсы кое люк белән капланырга тиеш. Чуен люкларны трассаларга һәм магистральләргә куялар, алар зур авырлыкка чыдам. Пластиклары – газоннарда һәм җәяүлеләр зоналарында. Коеның өске боҗрасына люкны бетон эремәсе ярдәмендә беркетәләр. Пластик люкларның монтажлау өчен тишекләре дә бар.

Антоновкада яшәүче Кирилл Лисицовский: «Мин үз коемдагы капкачны эремә ярдәмендә беркеттем. Ләкин йорттан ерак түгел урнашкан люкларның берсе беркетелмәгән һәм вакыт-вакыт транспорт узып киткәч, урыныннан күчә. Кое өсте ачыла һәм бу узып йөрүчеләр өчен куркыныч тудыра. 

Аның авылдашы Дмитрий Бабкин: “Видеодагы люк монтаж күбеге белән беркетелгән булса да, кайберләре коега кертеп кенә куелган".

Сүз уңаеннан, монтаж күбек вакытлыча ныгыта, чөнки бернәрсә белән дә ябылмаган күбек кояш тәэсирендә, шулай ук югары һәм түбән температурада үзенең үзлекләрен югалта.

Бәлки башка торак пунктларда да шундый проблемалар бардыр. Сишәмбе көнне район башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты, аның нигезендә җирлек башлыклары җирлек территориясендә булган барлык люкларны тикшерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев