Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Киләчәккә юл

Соңгы елларда районда зур масштабларда юл төзелеше алып барыла. Аның нәтиҗәсендә Казан, Апас һәм Тәтеш юнәлешендәге юллар асфальт-бетон өслекле һәм елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава шартларында барасы килгән җиргә тоткарлыкларсыз барырга мөмкин. Узган атнада юл хуҗалыгының яңа дүрт объекты: җомга көн - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы төзегән Мордва...

Соңгы елларда районда зур масштабларда юл төзелеше алып барыла. Аның нәтиҗәсендә Казан, Апас һәм Тәтеш юнәлешендәге юллар асфальт-бетон өслекле һәм елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава шартларында барасы килгән җиргә тоткарлыкларсыз барырга мөмкин.
Узган атнада юл хуҗалыгының яңа дүрт объекты: җомга көн - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы төзегән Мордва Каратае авылына кадәр, ашлык кабул итү предприятиесенә алып баручы, Варварино авылына кадәр һәм шимбә көн «Вираж» юл-төзелеш фирмасы тәмамлаган Апас юнәлешендәге юл участоклары файдалануга тапшырылды.
Тантана Каратайда башланды. Биредә халык өчен икеләтә бәйрәм булды - авылга керү юлы, күп функцияле яңа клуб төзелде, җиһазландыруның кайбер штрихларыннан соң файдалануга тапшыруга әзер.
Муниципаль район башлыгы Рөстәм Гыйлметдинов җирле халык һәм «Татавтодор» филиалы вәкилләре каршында чыгыш ясап, соңгы елларда һәм агымдагы чорда районда юл төзелеше масштаблары турында сөйләде, быел юл эшләренең сигез юнәлештә алып барылуын билгеләп үтте. Киләчәккә каралган планнарда - Балтач, Осинники, Шәпкә, Ишемгә кадәр асфальт салу, булган юлларга реконструкция, эчке поселок юллары төзелеше һәм кечкенә авылларга керүче юлларга вак таш-ком катнашмасы җәю һәм башка кайбер чаралар. Авылга юл керү, биредә инфраструктура объектлары төзелеше белән торак пунктның киләчәктә үсеш перспективасы бар һәм аның чикләрендә яшәүче авылдашлар өчен даими яшәү өчен кече ватаннарына кире кайту мөмкинлеге бирә.
Аннары ул аеруча яхшы эшләгән юлчыларга муниципаль район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы җитәкчесе Рамил Ганьятуллин, районыбызда юл төзелешендә катнашкан күрше районнар вәкилләре бар иде.
Рамил Ганьятуллин, Кирельск авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева җавап сүзе белән чыкты. Шушы җирлектә яшәүче Нина Лазарева республика һәм район җитәкчелегенә халык турында кайгыртканнары өчен рәхмәт әйтте.
Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесе һәм Варварино авылына керүче юллардагы чара да шулай үтте. ХПП директоры Александр Горохов һәм предприятие поселогында яшәүче хезмәткәр Галина Кокуева җавап сүзе белән чыкты. Варваринода җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин, «Кама Тамагы» АХП бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров чыгыш ясады һәм авылда федераль максатлы программа нигезендә йорт салынган сугыш ветераны тол хатынының кызы юл төзелеше турында белгәч, соңгы вакытта яшәгән шәһәрдән гаиләсе белән бергә кече ватанына кайткан Татьяна Холина рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Ирекович авыл халкыннан юл булачакка ышандыгызмы, дип сорады. Тегеләр, юк, бары тик хыялландык кына, дип дөресен әйтте. Бу аңлашыла да, чөнки биредә авылга керү юлы бик начар, хәтта авыр техника да бирегә авырлык белән үтә иде. Совет заманында Варваринога барып, исән-имин кайткан кешегә Советлар Союзы герое исеме бирергә кирәк дип, шаярталар иде. Әмма хыяллар чынга аша...
Шимбә көн Даныш һәм Олы Кариле арасындагы юл участогы файдалануга тапшырылды.
Рәсепмдә: «Татавтодор» ААҢ Апас филиалының Кама Тамагы юл участогы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев