Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы ТИҮ җитәкчесе Нурулла Хәмидуллин быел башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды

- Быел мәчет акчасына уртак көч белән мәчетнең фундаментын ныгыттык, нигезен тышкы яктан әйләндереп алдык. Мәчеткә ремонт ясауда Рафаил Насыйбуллин зур ярдәм күрсәтте. Ул үзе Казанда яши, аның бабасы безнең авылда туып-үскән. Моннан тыш, без зиратны 80 метр озынлыкта койма белән әйләндереп алдык һәм Нагорный урамында зиратка кадәр юлга вак...

- Быел мәчет акчасына уртак көч белән мәчетнең фундаментын ныгыттык, нигезен тышкы яктан әйләндереп алдык. Мәчеткә ремонт ясауда Рафаил Насыйбуллин зур ярдәм күрсәтте. Ул үзе Казанда яши, аның бабасы безнең авылда туып-үскән. Моннан тыш, без зиратны 80 метр озынлыкта койма белән әйләндереп алдык һәм Нагорный урамында зиратка кадәр юлга вак таш җәйдек. Кызганыч, бу юлдан авыл хуҗалыгы предприятиесе техникасы йөри, шуңа күрә юл өслеге җимерелә. Мин АХП җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем, ләкин бернәрсә дә үзгәрмәде. Хезмәтебез файда китерми калмас дип өметләнәбез. Киләчәккә планнар - авыл халкы көче белән зиратны төзекләндерүне дәвам итү. Бу максаттан өмәләр оештырырга уйлыйбыз, - ди Нурулла Лотфулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев