Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында вакытлыча тукталыш павильоны барлыкка килде

Иске Барыш авылы балалары Иске Казиле урта мәктәбенә йөреп укыйлар. Авылга кадәр асфальт юл, автобус йөри, ләкин транспорт көткәндә ышыкланыр өчен тукталыш павильоны юк иде. Ә һава торышының төрле чагы була - көчле җиле, яңгыры, салкыны. Тукталыш урыны булмау ата-аналарны да борчыды. Ләкин бар эштә дә башлап йөрүче кирәк. Таһир...

Иске Барыш авылы балалары Иске Казиле урта мәктәбенә йөреп укыйлар. Авылга кадәр асфальт юл, автобус йөри, ләкин транспорт көткәндә ышыкланыр өчен тукталыш павильоны юк иде. Ә һава торышының төрле чагы була - көчле җиле, яңгыры, салкыны. Тукталыш урыны булмау ата-аналарны да борчыды.

Ләкин бар эштә дә башлап йөрүче кирәк. Таһир Зөбәеров инициативасы һәм ата-аналарның финанс ярдәме белән биредә менә шундый вакытлыча павильон барлыкка килде. Иң мөһиме - төп павильон төзелгәнче бүген ышыкланыр урын бар. Таһир Габделхак улы әйтүенчә, кайвакыт уңайлыклар тудыру өчен акча һәм вакытны кызганмаска кирәк, эшләнгәннәрнең рәхәтен үзебез үк күрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев