Изге эш
Сатлыган авылында Изгеләр зираты дип йөртелгән каберлек бар. Авыл халкы аны көченнән килгәнчә карап, җыешытырып, тәртиптә тота. Әле күптән түгел генә халыктан җыелган акчага ата-бабаларыбыз рухын шатландырып зират әйләндереп алынды. Бу эшләрдә зиратлар өчен җаваплы Исфат Сөләйманов, шулай ук Радик Ибраһимов, Хәмит һәм Марат Хәйруллиннар, Илдар Булатов, Хәлим Зиннәтуллин һәм...
Сатлыган авылында Изгеләр зираты дип йөртелгән каберлек бар. Авыл халкы аны көченнән килгәнчә карап, җыешытырып, тәртиптә тота.
Әле күптән түгел генә халыктан җыелган акчага ата-бабаларыбыз рухын шатландырып зират әйләндереп алынды. Бу эшләрдә зиратлар өчен җаваплы Исфат Сөләйманов, шулай ук Радик Ибраһимов, Хәмит һәм Марат Хәйруллиннар, Илдар Булатов, Хәлим Зиннәтуллин һәм башкалар катнашты. Бу эшне башлап җибәрү муниципаль район башлыгы Зөфәр Галимулла улы Гарәфиевның олы ярдәме белән мөмкин булды. 100 мең сумга тимер штакетник ул биргән акчага сатып алынды. Изге эшне башкарып чыгуга үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев