Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

«Южная Околица» ТИҮ грант акчаларын куллана

«Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында призлы урын яулаган өчен ия булган грант акчасы микрорайонда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда файдаланыла.

Безнең газета 60 меңнән азрак кеше яшәүче торак пунктлар арасында «Южная Околица» ТИҮнең җиңү яулавы турында язган иде. Бу – гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү, микрорайонны төзекләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрү буенча ТИҮнең социаль эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Грант ияләре микрорайонны төзекләндерүне дәвам итү өчен беренче чираттагы эшләр планын төзеде һәм аны гамәлгә ашырырга керештеләр, шул рәвешле алар биредә яшәүчеләрнең тормышын уңайлырак итәләр.

– Безнең «Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе көче белән урам баганаларына 4 фонарь сатып алынды, - диде ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова. - Аларны Дуслык һәм Пионерлар урамнарына урнаштырдык. Шулай ук Дуслык урамындагы Яңа ел чыршысына кабель сатып алып суздык, чыршыны быел яз утырткан идек. Шуңа күрә Яңа ел бәйрәмнәрен Южная Околица халкы күңелле итеп билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев