Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзекләндерү

Юллар ремонтланырмы?

Асфальттагы чокырчыклар еш кына юл-транспорт вакыйгасына китерә.

Җирлек башлыкларының, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә район үзәгенең Карл Маркс урамындагы юл участогының начар торышы турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Урамның Җәяүлеләр күпере һәм РайПО мәйданы арасындагы участогын урап узу авыр, әмма аның буйлап үтү тагын да авыррак. Асфальттагы чокырчыклар көннән-көн тирәнәя бара. Аларга кермәскә тырышып, машина йөртүчеләргә каршы як полосага чыгарга туры килә, нәтиҗәдә авария куркынычы яный.

Шул ук вакытта юлларның начар булуы юл-транспорт вакыйгаларына сәбәп булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һәм журналистларның видеоэлемтә аша узган киңәшмәсендә дә әйтелде. Республика юлларындагы вәзгыятьнең гомуми картинасын ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов күрсәтте. "Агымдагы елның ике аенда Татарстанда 424 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 34 кеше һәлак булган, 559ы җәрәхәтләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны 6 кешегә кимегән, әмма юл-транспорт вакыйгалары саны 14кә һәм җәрәхәтләнүчеләр саны 34 кешегә арткан".

Залдан бирелгән сорауга барлык автомобильчеләрне сөендерерлек җавап яңгырады. "Мөмкинлек булуга, анда чокыр ремонты үткәреләчәк", – дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов.

Чәршәмбе көнне без бу участоктан уздык, поселокта кар эреп беткән диярлек һәм күпчелек урамнарда коры булуга карамастан, биредә юл өслеге су белән тулган. Бу исә чокырчыкларны ремонтлау кичектерелә дигәнне аңлата.

Әлеге участокка Чирков урамыннан су ага. Бу – элемтәчеләрнең канализация коеларын тутырган җир асты сулары. Нәтиҗәдә йөз метрдан артык озынлыкта юлдагы чокырчыклар су белән тулы. Алар шунда ук күренми һәм никадәр тирән булуы аңлашылмый.

Поселокта юлларны яхшырту өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Машиналар саны елдан-ел арта бара, өстәвенә үзәк урамнардагы юллардан поселок халкы гына түгел, ә кунаклар да файдалана.

Кама Тамагы штп башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина мәгълүматлары буенча, бу сезонда поселокта берничә төр юл эшләре башкарылачак. Аерым алганда, РайПО мәйданында “Пятерочка” кибетеннән “Магнит-косметик” кибетенә кадәр, шулай ук Татарстан, Муса Җәлил һәм Кыр урамнары буйлап “асфальтка асфальт” салыначак. Якты, Үзәк урамнарында һәм Карл Маркс урамының 98 нче йортына кадәрге участокта юлларга вак таш түшәләчәк. Шулай ук Карл Маркс урамында Комсомол урамы белән киселештән алып Комаров урамы белән киселешкә кадәрге участокта тротуарлар яңартылачак. Сметалар әзер һәм сатулашуга куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев